Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Логическое мышление. 03.12.2015
-
Көтеп алган КЫШ килде! 01.12.2015
Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән Яңа елны көтә башлыйбыз. Кыш бабай тәрәзәгә матур – матур бизәкләр ясап куйды. Күптән кышны көткән бала – чага чаналарын тартып урамга чыкты.
Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Илсөяр Хазиевна белән берлектә ярыша, ярыша, бар тырышлыкларын куеп Кар бабай әвәләделәр.
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Кар бабайны әвәләп
Яңа ел көтеп кала!
-
Кыш килеп җиткән! 01.12.2015
Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә, төшә генә.
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
Фотода зурлар төркеме саф һавада.
-
Алтын куллы гаиләләр! 30.11.2015
Гатиятова Чулпан белән Даниярның гаиләләре ясаган керпе һәм пингвин.
-
Алтын куллы гаиләләр. 30.11.2015
"Аквариумда балыклар" композициясен Юсуфзянова Самина гаиләсе чын рәссамнарча эшләгән.
-
Алтын куллы гаиләләр! 30.11.2015
Нуриева Рузилә һәм Рузәл гаиләләре иң активлардан булдылар. "Кышкы матурлык" композициясе.
-
Алтын куллы Нуриевлар! 30.11.2015
"Кыш бабайны көтәбез" композициясе.
-
Логопед гел кирәк! 30.11.2015
Сөйләмдәге кимчелекләр белән көрәшүче һөнәр ияләре - логопедлар буген куп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшли. Безнең балалар бакчасында логопед бүлмәсе булмасада, укытучы-логопед Хабибуллина Дания Расиховна балаларыбыз белән логопедия буенча шөгыльләрне алып бара.
"Сөйләмдәге кимчелек үз вакытында төзәтелмәсә, тора бара ныгып, баланың алга таба белем алуына комачаулый. Куп кенә ата-аналарның сабыйдагы сөйләм кимчелегенә игътибар итмичә бармак аша караулары, үзлегенннән бетәр, төзәлер әле дип уйлаулары, тел кимчелеген төзәтүне сорап белгечкә соң гына мөрәҗәгать итүләре зур хата " дигән фикердә логопедлар. Шуның өчен әти-әниләр логопед кушкан гимнастикаларны, язма эшләрне балаларыгыз белән һәрдаим шөгыльләнергә киңәш итәбез. Бергә эзлекле шөгыльләнгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булыр.
-
Бәйрәм белән! 29.11.2015
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Хөрмәтле барлык Әниләр!
Сезне, барыгызны да, Әниләр көне белән тәбрик итәм!
Җир йөзендә әнидән дә кадерле,әнидән дә якын кеше юктыр.Синең өчен кайгыртучы әниең булу нинди зур бәхет ул.Аны ярату гына җитми,аларның кадерен белергә, хөрмәт итәргә кирәк.
Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән нәниләр, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек тирә-якка таралалар.Ананың бөеклеге шундадыр - ул илебезнең һәр почмагына, намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш,сәләтле, илһамлы балалар үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра.
Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Сезнең мәртәбәле хезмәтегез дә - изге һәм рәхмәткә лаек. Яңа гына тәпи атлап киткән сабыйларга бөтен җылыгызны, көчегезне, аналык назыгызны бирәсез. Сез, сабыйларның икенче ӘНИЛӘРЕ.Сез аларга яхшы тәрбия кылып, шәфкатьлелек орлыклары саласыз, аларны күз карасыдай саклыйсыз, яклыйсыз, алар белән шатланасыз, алар белән борчыла беләсез. Зур рәхмәт Сезгә!
Алдагы тормышыгыз бәхет, шатлык белән тулып торсын. Сау-сәламәт булыгыз, газиз, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсеннәр. Бәйрәм белән,Сезне!
Бәйрәм белән котлап, Гөлфия Равиловна.
-
Фотовыставка "Моя дружная семья" 27.11.2015
Фотовыставка подготовлена ко Дню Матери. Были использованы фотографии семей всех групп. Во всех семейных фотографиях конечно же есть наши любимые мамы.
Мама! Самое прекрасное слово на Земле!
Мама! Это первое слово, которое произносит человек. У мамы самые добрые и ласковые руки, они все умеют. У мамы самое верное и чуткое сердце, в нем никогда не гаснет любовь!
Невозможно поспорить с тем, что этот праздник — праздник вечности. Из поколения в поколение для каждого человека мама — самый главный человек в жизни. Становясь матерью, женщина открывает в себе лучшие качества: доброту, любовь, заботу, терпение и самопожертвование.
"Много мам на белом свете,
Всей душой их любят дети.
Только мама есть одна,
Всех дороже мне она.
Кто она? Отвечу я: Это мамочка моя! "