Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Хуш киләсез кошкайлар! 05.04.2016
Агач башында йорты
Эчендә яши җырчы. (Сыерчык)
Сыерчык – күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвекләр ага башлау белән кайталар. Ул бик матур итеп сайрый, хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин. Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя алмыйлар.
КЫЗЫК: Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәте тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.
-
Туган көнегез котлы булсын! 04.04.2016
Апрель аенда туган көне булган хезмәттәшебез Гөлназ Нурсиловна!. Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар, чиксез бәхетләр телибез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безенең күркәм теләкләр.
Безнең бакча балалары да тәмле ризыклар пешерүче Гөлназ апаларын туган көне белән клтлап "Ак калач "җырын бүләк иттеләр.
-
Для Вас, родители! 01.04.2016
Дорогте родители!
Не допускайте детей к реке без надзора взрослых, особенно во время ледохода, предупредите их об опасности нахождения на льду при вскрытии реки или озера. Расскажите детям о правилах поведения в период паводка,запрещайте им шалить у воды, пресекайте лихачество. Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью. Помните, что в период паводка, даже при незначительном ледоходе, несчастные случаи чаще всего происходят с детьми.Разъясните детям меры предосторожности в период ледохода и весеннего паводка.
-
Бүген -КӨЛКЕ көне!!! 01.04.2016
1 апрель - Көлке көне - шаярту көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, кәеф өстәп йөри. Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмыйча яшәргә кирәк. Көлү бик файдалы, моны медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп авырулардан саклап кала икән. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
-
Нәүрүз- мөбәрәк булсын! 31.03.2016
Нәүрүз булгач уеннар
Төрле була, күп була
Җыр-бию, уен-көлке
Һәр жирдә гөрләп тора.
Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан бүген бакчабызда “Хуш, киләсең Нәүрүз”- исеме астында бәйрәм үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Ишкулова Нурия Усмановна, тәрбиячеләр Шафигуллина Илсояр Хазиевна, Хантимерова Зубейда Рафисовна, Газизуллина Ильмира Ильфаровна җитәкчелегендә Кышны озатып, Язны каршы алдылар. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар төрле сынаулар, ярышлар аша Кыш Бабайның Нәүрүзбикәгә торыша алмавын билгеләп, аны яңа Кыш айларында көтеп алачакларын җиткерделәр. Нәүрүзбикә спорт уеннары аша балаларның бердәм, җитез, өлгер булулары, табышмаклар әйтеп тапкыр, зирәк булуларын билгеләде. Киләчәктә елларыбыз тыныч, өстәлләребез мул булып, сау-сәламәт булырга язсын дигән теләкләрен җиткерде.
-
Чираттагы педкиңәшмә 31.03.2016Бүген бакчабызда“ Балаларның мәктәпкә әзерлеге” темасы астында чираттагы педкиңәшмә үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хантимерова Зөбәйдә Рафисовна балаларның мәктәпкә әзерлекләр чыгышлары тыңланылды. Апрель аенда үткәреләчәк диагностика буенча өлкән тәрбияче Ишкулова Нурия Усмановна сөйләде. Укыту- тәрбия эшендә УМК куллануның торышы буенча фикерләүләр тынланылды. Быел узачак "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына катнашуга әзерлек хакында сөйләшү булды. Апрель аена эш планы кабул ителде.
-
День защиты Земли. 30.03.2016
День защиты Земли
-
У нас Масленица! 21.03.2016
В дошкольных учреждениях Республики Татарстан особое внимание уделяется обучению детей двум государственным языкам. Учитывая эту значимость, мы всячески стараемся привить любовь к двум культурам одинаково. Сегодня, с утра, мы воспитатели и дети готовились к русскому народному празднику - МАСЛЕНИЦА. Так для детей нашего детского сада педагоги устроили традиционное уличное гулянье с песнями и плясками, с конкурсами, народными играми и забавами. Все дети очень ждали этот праздник, готовились к нему. Учили стихи, частушки и песни. И провели его по-особенному весело! Весь праздник ребят развлекал клоун.. В гости к детям приходила раскрасавица Весна, Игры, хороводы, веселые конкурсы не давали скучать никому!
-
Кышны озатабыз! 19.03.2016
Бүген Зур Кукмара авылында Кышны озату бәйрәме булып узды. Әлбәттә бу бәйрәмдә безнең балалар бакчасы коллективы да актив катнашты. Бәйрәмгә үзләренң әти-әниләре белән бакчабызда тәрбияләнүче балалар да килгән иде. Без бәйрәмдә төрле спорт ярышларында катнашып, тәмле ботка ашап, мичтә пешкән коймак белән самовардан кайнар чәй эчтек. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Туган көнегез белән! 10.03.2016
Хезмәттәшебез Гайнутдинова Гөлназ Ильясовна! Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә зур уңышлар, шатлык - куанычлар, бәхет, озын, бәрәкәтле гомер телибез. Балаларыбыз да апаларына изге теләкләрен җиткерделәр.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвегезне генә телибез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелегездә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыклар кире кайтып,
Күрсәгез иде игелек.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга сездәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итегезче