Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Ура -бездә Карга боткасы! 17.04.2015
Бүген бездә балаларыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе Карга боткасы! Алар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алдылар. Ярышлар, җырлар, биюләр белән уралып барган бәйрәм бик күңелле узды. Саф һавада төрле-төрле ярмалардан пешкән Карга боткасыннан авыз итү генә ни тора!
-
Сәламәтлек көне! 15.04.2015
Бездә буген Сәламәтлек көне булып узды. Тәрбиячеләр балаларга сәламәтлек турында әңгәмәләр үткәрделәр, презентацияләр карадылар. Эшчеләр белән өлкән шәфкать туташы Халиуллина Лилия Мөнир кызы уку - семинар уткәрде. Ул беренче ярдәм күрсәтү буенча практик шөгыль буларак узды. Сәламәтлек көне бик файдалы һәм мавыктыргыч узды.
-
У нас выставка! 12.04.2015
Сегодня в нашем детском саду была организована выставка посвященной к Дню Космонавтики. На выставки были представлены совместные работы детей с родителями. Спасибо родителям за активное участие!
-
Ата -аналар җыелышы
31.03.2015
Бүген балалар бакчасында планнан тыш ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш "Спайс куллануның нәтиҗәсе" дигән темага багышланды. Ата-аналарга шул темага багышланган мультфильм күрсәтелде. Ата-аналарның уй-фикерләре тынланылды.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 26.03.2015
Менә без көткән яз да килеп җитте. Безнең балаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен бик озак көттеләр. Бу көнне алар кышны озатып Кыш бабай белән соңгы тапкыр көч сынаштылар. Соңыннан бик тәмләп коймак ашадылар. Бәйрәмдә җырладылар, уйнадылар, биеделәр. Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Бүген бездә чын мәгънәсендә Яз бәйрәме булды.
-
Куст методик берләшмә киңәшмәсе 20.03.2015
Бүген безнең балалар бакчасында Зур Кукмара кусты методик берләшмәсенең утырышы булды. Берләшмәдә Янсыбы, Сазтамак, Байлангар, Зур Кукмара№2, Каенсар балалар бакчасының тәрбиячеләре һәм Кукмара районы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең белгече Файзутдинова Рушания Салимулловна катнашты. Семинарны куст методик берләшмә җитәкчесе Зур Кукмара балалар бакчасы мөдире Фазылова Гөлфия Равиловна ачып җибәрде. Ул бугенге утырыш "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү үсешендә инновацион технологияләр куллану" дигән темасы буенча булачагын һәм утырышның программасы белән таныштырды.
-
Нәниләр булдыра. 20.03.2015
Нәниләр төркемендә куст тәрбиячеләре өчен сөйләм үсеше белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Нәниләр бик актив булдылар. Белем бирү эшчәлеген тәрбияче Файзрахманова Рәфидә Рәфәгатовна үткәрде.
-
Кояш балкый яктырак! 20.03.2015
Тәрбияче Хабибрахманова Эльмира Рауфовна уртанчылар төркемендә эстетик-сәнгать үсеш (рәсем) белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Балаларыбыз бик матур итеп балкый торган кояш ясадылар.
-
Тәҗрибә уртаклашу 20.03.2015
Куст методик берләшмә утырышы тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте. 1 кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Рәфидә Рәфәгатовна эш тәҗрибәсеннән чыгып "Минем балалар белән эшләвемдә уеннар төп булышчылар" дигән темага чыгыш-презентация тәгъдим итте. Һәр тәрбияче уз фикерен җиткерде.
-
Практикум 20.03.2015
Өлкән тәрбияче Нурия Усмановна "Балалар бакчасында интерактив алымнар белән өйрәтү" дигән темага практикум уздырды. Практикум бик мавыктыргыч, күңелле узды.
Утырышны йомгаклап Гөлфия Равиловна барлык тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Эшләрендә сабырлык, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.