• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А,
Телефон: 8 (84362) 2-32-43
E-Mail: DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык"
Руководитель: Зарипова Рушания Гилемхановна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: воспитанники - 122
У нас учат: педагоги - 12

новости / яңалыклар

"Юлларда иминлик кирәк"

Опубликовано: 17.01.2016

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора. Безнең “Шатлык” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча күп эш алып барыла. Бакчабыз Байлар Сабасы бистәсенең үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә. Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүреш, саф һавада булу, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балалар күп мәгълүмат туплыйлар. Әмма өйрәтү максатыннан, тәрбияче тарафыннан махсус оештырыла торган дидактик уеннар иң үтемле чара. Дидактик уен балаларны күбрәк җәлеп итә, кызыксынучанлыкларын арттыра. Уен барышында бала үзен шул ситуациягә куеп карый, фикерли, ситуациядән чыгу юлын эзли. Зурлар төркемендә Ләйсән Хаҗиевна балалар белән сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча педагогик ситуацияләрне чишү, "Юл билгеләре" , "Урам", "Балалар һәм юл" һ.б. уеннарны даими куллана.


К списку новостей