Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116
-
Илләр тыныч булсын! 08.05.2014
Бүген балаларыбыз Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан һәйкәлгә янына бардылар. Һәйкәл янында мәктәп укучылары да килгәннәр иде. Балаларыбыз укучылар белән беррәттән шигырьләр сөйләделәр. җырладылар. Сугышта катнашкан ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Илләребез һәрвакыт тыныч, күгебез гел аяз булсын иде дигән теләкләр яңгырады бүгенге тантанада. Амин шулай булсын!
-
Без Тукайлы халык. 25.04.2014
Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендә "Без Тукайлы халык " дип исемләнгән бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан бөйрәм иртәсе узды. Бөйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кунакка әлбәттә инде балаларыбызның яраткан әкият персонажы Шүрәле килде. Бөйрәм балаларның күңеленә хуш килде.
-
Тукай шигырьләре белән бергә яшибез. 25.04.2014
Бүген безнең балаларыбыз Габдулла Тукай шигырьлрен сөйләп осталыкларын күрсәттеләр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында сәнгатьле шигырь сөйләү конурсы оештырылды. Барлык балаларыбыз да матур итеп шигырь сөйләделәр. Әмма конкурстта җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды. Шулай да җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар - 1 урын - Хабиров Рамазан ( "Бәйрәм бүген"), 2 урын - Галиуллина Ләйлә ( "Карлыгач"), 3 урын Назаров Тимур һәм Закирова Залина ( "Кызыклы шәкерт"). Җиңүчеләрне котлап Мактау кәгазьләре тапшырылды. Әфәрин!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 23.04.2014
Безнең балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш ",Юные изобретатели" конкурсында катнашкан әти-әниләрне грамоталар белән тәбрикләү белән башланып китте. Җыелышта өлкән шәфкать туташы Лилия Мунировна, музыка җитәкчесе Нурия Усмановна чыгыш ясадылар. Җыелышта әти-әниләр бик актив катнаштылар. Мөдир ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
-
Театр бездә кунакта! 18.04.2014
18 апрель көнне безнең бакчабызда Минзәлә драма театры артистлары кунакта булдылар. Алар "Ничек батыр булырга ?" дигән әкият күрсәтеп, балаларыбызны сөендерделәр. Театр бик эчтәлекле, күңелле булды. Балаларыбыз артистлар белән бергә истәлеккә фотога да төштеләр.
-
Карга боткасы 16.04.2014
-
Семинар директоров 26.03.2014
26 марта на базе Большекукморской средней школы состоялся районный семинар директоров СОШ. На семинаре была организована выставка " Юные изобретатели". Наш детский сад представил проект "Творим вместе" из совместных работ родителей со своими детьми.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 25.03.2014
Менә көтеп алган Нәүрүз дә килеп җитте. Бу кәнне безнең бакчада зур бәйрәм булды.
-
С Международным Женским днем! 06.03.2014
У нас большой праздник!!!!
-
У нас- Масленица 28.02.2014
Сегодня у нас Масленица. На празднике наши воспитанники от всей души отдыхали - пели, танцевали и играли. Было очень весело.