МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Россия байрагы Көне!
22.08.2019
22 август- Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне! Дәүләтебезнең төп символларының берсе булган әлеге байракның тарихы 350 ел элек башланган! Әлеге дата уңаеннан бүген мәктәптә, "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләре отряды белән "Россиянең өч төсе" дигән темага мәгълүмати әңгәмә үткәрелде.
-
Мәктәпкә косметик ремонт ясадык
07.08.2019
Укучылар ял иткән вакытта мәктәпкә косметик ремонт ясап алдык: сыйныфларда идәннәрне, икенче катка менү баскычы мәйданчыкларын буядык, җыйдык, юдык. Мәктәбебез киң колач җәеп укучыларны кабул итергә әзер!
-
Укучыларның җәйге практикасы
21.07.2019
Укучылар җәйге каникулларга китсәләр дә, мәктәп участогында җәйге практикаларын үтүләрен дәвам итәләр. Чиратта башлангыч сыйныф укучылары. Бүген укучылар суган уңышын җыеп алдылар.
-
Тарихи вакыйгада катнаштык
13.07.2019
Бүген әфганчы авылдашыбыз - Хисамов Илшат Дәүләтша улының туып- үскән нигезенә мемориаль такта куйдылар. Әфган сугышында, Чечен сугышында катнашкан, Казан шәһәрендә полиция хезмәткәре булган авылдашыбызның истәлегенә оештырылган әлеге чарада авылдашларыбыз, район башлыгының урынбасары Макаров А.Н., районыбызның әфганчылары, туганнары, мәктәп коллективы, "Кыю йөрәкләр" юнармия отряды әгъзалары катнашты.
-
Яфрак азык - 2019
02.07.2019
Бүген без зур эш башкардык. Кыш өчен малларга витаминлы азык - яфрак азык әзерләп үзебезнең авыл җирлегендәге "Дубрава" җәмгыятенә тапшырдык. Әлеге эшне мәктәп коллективы күмәкләшеп эшләдек.
-
"Чишмәкәй" концерт куйды!
28.06.2019
"Чишмәкәй" лагеренда бүген зур концерт булды! Концертка балаларның әниләре дә килде.Укучылар үз көчләре белән әзерләнеп җырлар өйрәнгәннәр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, халкыбызның җырлы- биюле "Йөзек салыш" уенын да уйнадылар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә!
27.06.2019
2019 ел Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителде. Бүгенге көн "Чишмәкәй" лагеренда "Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә!" дигән исем астында үтте. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, бергәләшеп татар халкының "Үги кыз " әкиятен сәхнәләштергәннәр. Көннең икенче яртысында Г.Камалның "Беренче театр" спектаклен карадылар.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер!
26.06.2019
Бүгенге көн "Чишмәкәй" лагерендә ""Юлда йөрсәң бул өлгер, юл билгеләрен нык бел!" девизы астында үтте. Укучылар юл хәрәкәте билгеләрен исләренә төшерделәр, махсус фильмнар карадылар. Көннең икенче яртысында укучылар белән очрашугаКайбыч муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әхмәтов И.Ф. һәм Тимуршин Ф.Ф. килделәр.
-
Аттестатлар тапшырдык
25.06.2019
Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 4 егетебез, барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен әти-әниләре, беренче укытучылары һәм фән укытучылары килгән иде. Алар барысы да укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары егетләребезне котлап үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
-
"Чишмәкәй" дә "Принцлар көне"!
24.06.2019
"Чишмәкәй" лагерендә бүген гадәти бумаган көн - "Принцлар көне" булды. Кызлар егетләребезне принцларга гына хас булган гамәлләр аша сынадылар. Кызларга карата бик ихтирамлы һәм игътибарлы булу, спорт ярышлары, зирәклеккә биремнәр башкардылар егетләр. Принцларыбызга кызлар үз кулларыннан бүләкләр тапшырдылар.