МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Яңа ел чаралары узды
28.12.2019
Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 26 нчы декабрь көнне көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучылары өчен узса, 28 нче декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының бәйрәмнәре үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде
-
Районыбызның төп чыршы бәйрәме
27.12.2019
Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында, район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы катнашында чыршы бәйрәме узды. Районыбызның төп чыршы бәйрәменә быел Республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда җиңү яулаган укучылар чакырылды. Безнең мәктәптән әлеге чарада "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары катнаштылар.
-
Укучыларыбыз Республикабызның төп Чыршы бәйрәмендә
25.12.2019
Бүген Казан шәһәренең "Татнефть арена" боз сараенда, Республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында, Республиканың төп чыршы бәйрәме . Әлеге чарада катнашучы Кайбыч районы делегациясе составында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Хөсәенова Илгизә һәм Хәсәнов Баязит та бар. Шулай ук 5 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә дә әлеге чарада катнашып кайтты. Нәзилә исә "Созвездие.Йолдызлык" хәрәкәте аша катнаша.
-
Участвовали в районном семинаре классных руководителей
22.12.2019
21 декабря на базе МБОУ "Маломеминская ООШ" состоялся очередной семинар классных руководителей с участием Главы Кайбицкого муниципального района Рахматуллина А.А.. Этот семинар был посвящен формированию безопасной образовательной среды и профилактике аддиктивного поведения несовершеннолетних. На этом семинаре учительница начальных классов, классный руководитель 2, 4 классов нашей школы Мухутдинова Алсу Назымовна выступила с докладом на тему "Формирование у подростков социальных установок на здоровый образ жизни", где поделилась основными моментами из опыта работы на примере нашей школы.
-
Яшь гражданнар форумы
17.12.2019
Бүген район мәдәният йортында яшь гражданнар форумы узды. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча Министрлыгы төбәкара "Балалар оешмасы Советы" ("Совет детских организаций") белән берлектә оештырган әлеге форумда безнең мәктәп активистлары да катнашты. Болар -"Кыю йөрәкләр" отрядының яшь армиячеләре, мәктәпнең "Күгәрчен" исемендәге дружина әгъзалары..
-
Республиканский Форум
15.12.2019
12 декабря в Казани прошел Республиканский Форум классных руководителей и родительской общественности, а так же семинар в рамках форума "Возможности комплекса интерактивных программ "Классное содружество в объединении воспитательного потенциала семьи и школы"". Из нашей школы в этом форуме участвовала Гирфанова Резеда Назимовна, член общешкольного родительского комитета.
-
Районкүләм чарада катнаштык
12.12.2019
Бүген "Кыю йөрәкләр" отрядының яшь армиячеләре Әдилә Зиятдинова һәм Эльвина Адиятуллина, "Ватан Геройлары көне" уңаеннан оештырылган районкүләм концертта чыгыш ясадылар. Легендар "Катюша" җырын татарча башкардылар. Яшь армиячеләр Сәйфетдинова Зәринә, Гыйләҗев Альберт, Садыков Камил исә, М.Т.Калашниковның тууына 100 ел булу уңаеннан оештырылган олимпиада- викторинада катнаштылар.
-
Инвалидлар ункөнлеге тәмам
11.12.2019
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә, илеебездә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән физик мөмкинлекләре чикле булганнарга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Әлеге ункөнлек уңаеннан безнең мәктәптә "Без төрле, әмма без бердәм!", "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән темаларга тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныф укучылары "Мәрхәмәтле булыйк!" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
Ватан Геройлары көне
09.12.2019
Бүген Ватан Геройлары көне! 2007 елдан РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, 9 нчы декабрь көнне, Россиядә ел саен Россия Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Безнең мәктәп тә әлеге чаралардан читтә калмый. Бүген һәр сыйныфта тематик сыйныф сәгатьләре үтте, "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләре исемлегенә тагын 2 укучы өстәлде, яшь армиячеләр авыл җирлеге белән берлектә һәйкәлгә венок кую чарасында катнаштылар.
-
Музейда кунакта!
06.12.2019
Бүген башлангыч сыйныф укучылары районыбызда яңа оешкан "Кайбыч ягы музее"на экскурсиягә бардылар. Әлеге экскурсия укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булды. Шулай итеп, "Укучының мәдәни көндәлеге" тагын бер вакыйга белән тулыланды.