МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
- Итоговое собеседование по русскому языку 23.01.2020
-
Волейбол
23.01.2020
Волейболда 2 нче урын! Афәрин, укучылар!
-
Ата-аналар җыелышы
18.01.2020
Чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш икенче чирек нәтиҗәләре буенча иде. "Гаиләдә экологик тәрбия" темасына Фәһимә Габдулловна чыгыш ясады.
-
Терроризмга каршы - бергәләп
18.01.2020
8 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г., "Терроризмга каршы - бергәләп" дигән темага, ачык дәрестән тыш чара үткәрде. Әлеге чарага мәктәп укытучылары да, ата-аналар да җәлеп ителде. Сыйныф җитәкчесе әлеге чарада терроризмның асылын аңлатты, укучылар әти-әниләр белән берлектә терроризмның аяныч нәтиҗәләрен анализладылар.
-
Педагогик киңәшмә
15.01.2020
Икенче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә "Дәүләт йомгаклау аттестациясенә эффектив әзерлек максатыннан, укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итү” темасына багышланган иде.
-
Хоккей ярышындагы уңышыбыз
13.01.2020
11 нче гыйнвар көнне "Кайбыч" боз шугалагында, Кайбыч муниципаль районы белем бирү учреждениеләре арасында, 7-11 сыйныф укучылары өчен шайбалы хоккей ярышы узды. Яңа ел турниры исеме астында узган әлеге ярышта безнең егетләр 3 нче урын яулап кайттылар. Афәрин егетләр, сез булдырасыз!
-
Фельдшер килде
09.01.2020
Авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы мәктәп белән даими элемтәдә тора. Укучыларыбызны даими рәвештә тикшерә, профилактик привикаларны вакытында ясый. Бүген дә, каникуллардан соң ук, укучыларыбызга профилактик тикшерү уздырырга килде.
-
Кышкы каникуллар күнелле уза
03.01.2020
Кышкы каникуллар дәвам итә. Укучыларыбыз яллары гаиләдә әти- әниләре янәшәсендә үтә, әти- әниләренә өйдәге эшләрдә ярдәм итәләр. Кайбер актив гаиләләребез исә, балаларны республикабызның төрле күңел ачу урыннарына да алып баралар. 9 нчы сыйныф укучылары "Чишмәкәй" кышкы сәламәтләндерү лагерендә сәламәтлекләрен ныгыталар, имтиханнарга әзерләнәләр - сынаулык имтиханнары тапшырып карыйлар, фән укытучылары белән өстәмә шөгыльләнәләр. Шулай ук мәктәп шугалагы да гөрләп тора. Укучылар да, авыл яшьләре дә шунда ял итә. Хоккей уйныйлар, кызларыбыз бозда шуарга өйрәнәләр.
-
Яңа ел чаралары узды
28.12.2019
Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 26 нчы декабрь көнне көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучылары өчен узса, 28 нче декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының бәйрәмнәре үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде
-
Районыбызның төп чыршы бәйрәме
27.12.2019
Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында, район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы катнашында чыршы бәйрәме узды. Районыбызның төп чыршы бәйрәменә быел Республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда җиңү яулаган укучылар чакырылды. Безнең мәктәптән әлеге чарада "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары катнаштылар.