МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2018
Дөньякүләм тaнылгaн бөек тaтaр шaгыйрe Гaбдуллa Тукaйның тууынa быел 132 ел.Тукaй - 27 ел гынa яшәсә дә тaтaр әдәбияты тaриxындa тирән эз кaлдыргaн шәxeс.Ул кaлдыргaн әдәби мирaс чыннaн дa тaтaр xaлкының гoрурлыгы.Шагыйрь туган көнендә мәктәбебездә ел да Туган тел көне-Тукай туган көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан бүген "Тукай безнең күңелләрдә" исемле әдәби кичә -КВН үткәрелде.
-
Парламент дәресе 25.04.2018
Бүген мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмидуллина Альбина Искәндәр кызы 7-9 нчы сыйныф укучыларына Федерация Советына 25 ел тулу уңаеннан парламент дәресе үткәрде. Дәрескә Мөрәле җирле үзидарә җитәкчесе, депутат Зиннатуллин Ренат Рифат улы да чакырылды.Ул да үзенең чыгышында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Россиякүләм тикшерү эшләре дәвам итә 24.04.2018
Россиякүләм тикшерү эшләре дәвам итә.Бүген 5 нче сыйныф укучылары тарих фәненнән, 4 нче сыйныф укучылары математикадан тикшерү эшләре башкардылар.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" 23.04.2018
23 апрель - "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"ның "Авторлык хокукы һәм китап көне" дип иглан ителгән иде.Шул уңайдан мәктәбебез укучылары авыл китапханәсендә яңа китаплар белән таныштылар, кызыклы мәгълүматлар тупладылар.
-
"ЭКОяз-2018" 21.04.2018
"ЭКОяз-2018" акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары авыл урамын, олы юл буйларын һәм мәктәп тирәсен җыештырдылар.Чисталыкны саклау безнең кулларда, шуңа күрә үсеп килүче буынга табигатьне саклап калуның нигезләрен төшендерү безнең бурычыбыз!
-
Финанс грамоталылыгы 19.04.2018
Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина Альбина Искәндәр кызы 5-7 класслар белән финанс грамотолылыгы буенча "Своя игра" күрсәтте. Уен барышында укучылар төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, финанслар буенча үзләренә кирәкле мәгълүматлар алдылар.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2018
Бүген Кайбыч районы мөстәкыйль район булып яши башлавына 27 ел тула. Шушы вакыт эчендә районыбыз танымаслык булып үзгәрде.Кайда гына барсак та, бөтен җирдә танымаслык үзгәрешләр күрәбез.Алга таба да матур үзгәрешләр булып торсын,районыбыз чәчәк атсын, халкы тыныч,рәхәт яшәсен.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 17.04.2018
Бүген Бөтенроссия тикшерү эшләренә старт бирелде. 4,5 нче сыйныф укучылары рус теленнән тикшерү эшләре яздылар.
-
VI Төбәкара фәнни-практик конференция "Поиск" 14.04.2018
Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Поиск" дип аталган VI Төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.Анда барлыгы 6 районнан 90 укучы катнашты.Безнең мәктәптән Муртазина Ләйсән (җитәкчесе Сайфутдинова А.М.), Гобәева Миләүшә (җит.Шәрәфиева Л.Ә.),Зайнуллина Алия (җит.Мозаффарова Р.З.) чыгыш ясадылар. Алар үзләрен кызыксындырган темага эзләнү-тикшеренү эшләре әзерләгәннәр иде. 5 сыйныф укучысы Зайнуллина Алия 1 урын яулады.Афәрин,киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Куркынычсыз тәгәрмәч-2018 13.04.2018
Бүген район мәктәпләренең 9-11 яшьлек укучылары арасында шәхси-команда беренчелеге өчен яшь инспекторларның "Куркынычсыз тәгәрмәч"район конкурс-фестивале уздырылды.Әлеге конкурста мәктәбебезнең 4-5 сыйныф укучылары,2 малай,2 кыз составында катнашты.Алар "Тәгәрмәч"исеме астында чыгыш яшап 3 урынга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.