МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Йолдызлы сәгать" 25.11.2019

Тарих атналыгының дәвамы булып бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Йолдызлы сәгать" исемле интелектуаль уен булып узды.Укучылар сугыш темасына караган сорауларга җаваплар эзләделәр,үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 21.11.2019

"Татарстан мирасы" дәрестән тыш эшчәнлеге тирән мәгънәгә ия. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хасанова М.М. укучыларны уз төбәгебезнең байлыгы белән таныштырды.
-
Тарих атналыгы 20.11.2019

Мәктәбебездә тарих атналыгы старт алды.Укучылар берсен-берсе уздыра-уздыра төрле башваткычлар, крассвордлар чишәләр,тәнәфес араларында кинолар карыйлар.Ә бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина А.И.җитәкчелегендә"Хәтерләүдән курыкма син" исеме астында музейда тарихи чара булып узды.Укучылардан төзелгән экскурсоводлар музей эшчәнлеге, авыл тарихы һәм башкалар белән таныштырды.
-
Профилактик сыйныф сәгатьләре 19.11.2019

Бүген барлык сыйныфларда да тәмәкегә,алкогольгә каршы профилактик чараларга багышланган класс сәгатьләре узды.Сыйныф җитәкчеләре әлеге тискәре гадәтләрнең зыяны һәм төрле авыруларга китерүче сәбәпләр турында сөйләделәр.
-
ГТО значоклары бирелде 18.11.2019

Бүген иртәнге линейкада физик тәрбия укытучысы Зиганшин Ф.Г. мәктәбебезнең 3 укучысына тантаналы рәвештә ГТО значоклары һәм таныклыклар тапшырды.
-
Күңелле сәяхәт 15.11.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары район мәдәният йортына курчак театры карарга бардылар,ә аннан соң сәламәтлекләрен ныгыту өчен бассейнда булдылар.Көн күңелле һәм файдалы узды, укучылар күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
Диагностик тестлаштыру 13.11.2019

Белем дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, 12,13 ноябрьдә инглиз теле, математика һәм тарих буенча 8 нче сыйныф укучыларына диагностик тест үткәрелде.
-
Урок цифры.Саннар дәресе 11.11.2019

2019 елның 5-18 ноябрендә мәктәп укучылары өчен «Зур мәгълүматлар» темасына Бөтенроссия Белем бирү чарасы "Саннар дәресе" уза. Бу гадәти булмаган информатика дәресләре булачак, алар Саклык банкының мәгълүматлар аналитикасы буенча белгечләр тарафыннан әзерләнгән. Дәрес 1-11 нче сыйныф укучыларына адреслана, ул укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алга таба эшчәнлек алып бару өчен аларның һөнәри юнәлешенә юнәлдерелгән. Мәктәбебез укучылары да әлеге чарага зур кызыксыну белән катнашалар һәм сертификатлар да алалар.
-
II Халыкара “Җәлил укулары” 08.11.2019

Муса Җәлил халкыбызны бар дөньяга танытыр өчен бирелгән олы бүләктер кебек. Үлеме белән үлемсезлек яулаган бу тиңдәшсез бөек шәхес исеме һәм аның шигырьләре төрле телләрдә яңгырый бүген. Районыбызның үткәрелгән II Халыкара “Җәлил укулары”нда мәктәбебезнең активистлары да катнашты һәм Гобәева М.(җитәкчесе Минһаҗева Л.Т.),Сабирова И. (җитәкчесе Садриева А.З.) дәрәҗәле урыннар алып зона турына үттеләр. Афәрин, укучылар! Туган телебезне, милләтебезне киләчәктә дә яшәтеп калу турында уйланган бүгенге заманда милләтебезнең рухи аңын уятырга ярдәм итә торган мондый бәйгеләр бик кирәк диеп уйлыйбыз.
-
2 нче чирек башланды 07.11.2019

Көзге каникуллар бетеп 2 нче чирек тә башланып китте.Укучылар көч-дәрт туплап яңа чиреккә аяк бастылар. Әлеге чиректә укучыларыбызга күп көч кирәк булачак,чөнки Бөтендөнья фән олимпиадаларының район этабы башланып китәчәк.Укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телибез!












