МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Юл кагыйдәләре буенча спектакль 14.05.2018
Бүген башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлекдт Федоровск урта мәктәбендә юл кагыйдәләре буенча Казан шәһәреннән килгән театр артистлары чыгышын карадылар.Укучылар бу темага бик күп сорауларга җавап та бирделәр.
-
Мәктәп бакчасында эш дәвам итә 11.05.2018
Халыкта "Язның бер көне ел туйдыра" дигән мәкаль еш кулланыла. Шушы мәкальне истә тотып мәктәбебез кишәрлегендә язгы эшләр дәвам итә.Бүген өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар ел әйләнәсе ашханәдә куллану өчен суган утыртты.Алдагы көннәрдә кишер, чөгендер һәм башка культуралар утыртылды.
-
Җиңү көне белән! 08.05.2018
Бүген һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды.Митинг "Үлемсез полк"хәрәкәте белән башланып китте.Тыл ветераннарын,сугыш чоры балаларын,авылдашларны котладык,концерт куелды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Тыл ветераннарын котлау 07.05.2018
Бүген мәктәбебезнең яшь юнармиячеләре Тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлап открыткалар тараттылар.
-
"Георгий тасмасы"акциясе 06.05.2018
Ел да Җиңү көне алдыннан “Георгий лентасы” акциясе уза. Әлеге акциягә Мөрәле мәктәбе укучылары һәм укытучылары да бик теләп кушылды.Тыл ветераннарына матур итеп котлау открыткалары ясадылар.Класс сәгатьләрендә лентадагы төсләрнең нәрсә аңлатуын сөйләделәр, соңыннан юнармиячеләр открыткалар, ленталар тараттылар.
-
Урман утырту көне 05.05.2018
«Урман утырту көне» акциясе Татарстанда 2010 елдан бирле уздырыла.Быел ул 5 нче майга билгеләнгән иде. Акциядә безнең мәктәп укучылары да читтә калмады,мәктәп тирәсенә чыршылар утырттылар.
-
Өмәгә чыктык 03.05.2018
Бүген мәктәптә өмә үткәрелде. Территорияне чүптән һәм кипкән үләннән арындырдык.Өмәдә барлык сыйныф укучылары да, укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә актив рәвештә катнаштылар. Мәктәп яны бик матур, чиста булып калды.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап 30.04.2018
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә сугыш афәтен күргән, аның ачы михнәтле көннәрен иңнәрендә татыган ветераннарның күңел яралары кабат яңара. Ни кызганыч, аларның сафы елдан-ел кими. Районыбызда бүгенге көндә 16 сугыш ветераны, сугышта ирләре һәлак буган 64 толлар исәпләнә.Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә Мөрәле җирле үзидарә башлыгы Зиннатуллин Ренат Рифат улы, Кайбыч районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы һәм Мәктәбебезнең яшь юнармиячеләре сугыш толлары Хамидуллина Найлә һәм Тимуршина Фәрзәнә апа янында булып, аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләк-пакетлар, котлау открыткалары тапшырдылар.
-
Призывниклар көне 29.04.2018
Районыбызда һәр елны традиция буенча Призывниклар көне уздырыла.Быел да шушы традицияне дәвам итеп, 28 нче апрель көнне район администрациясе бинасының актлар залына язгы чакырылышта Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре чакырылгын иде.Район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы булачак солдатларга хәрби хезмәтне туган якларының данын еракларга таратырлык, кайбычлылар алар белән горурланырлык итеп, намус һәм лаеклы үтәп кайтуларын теләде.Шушындый тантанада районның "Юнармия" сафларына кабул ителгән 7 отрядына флаг һәм таныклыклар тапшырылды. Без дә, үз чиратыбызда, армия сафларына китәчәк егетләргә Ватанның горурлыгы булуларын һәи исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез
-
Чираттагы җиңү! 28.04.2018
Мәктәбебезнең бадминтон командасы физик тәрбия укытучысы Зиганшин Фрат Гадельша улы җитәкчелегендә "Алмаз"ювилер компаниясе оештырган команда беренчелегендә 3 урын яуладылар.Афәрин,укучылар! Алга таба да уңышлар телибез!