МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә 13.10.2018
Мәктәп укучылары өчен бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә.Бүген укучылар үзләренең белемнәрен биологиядән сынадылар.Алга таба да укучыларга уңышлар телибез.
-
Кызлар көне 11.10.2018
Бүген мәктәбебезнең яшь армиячеләре кызларны Халыкара кызлар көне белән котладылар.Әлеге бәйрәм бик яшь булса да (2012 елдан бәйрәм ителә),яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә матур күренеш булып тора
-
Психологик десант 09.10.2018
Бүген мәктәбебезгә районның ППҮзәгеннән психологлар килде. Алар 1,5 сыйныф укучылары өчен мониторинглар үткәрделәр.Балаларның адаптация чоры ничек уздырулары белән таныштылар. Шулай ук 9 сыйныф укучылары белән тренинглар үткәрделәр. Сөйләмендә кимчелекләр булган укучыларга логопед ярдәме күрсәтелде.
-
Мониторинг 08.10.2018
Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан мониторинг үттеләр.10 октябрь көнне рус теленнән үтәчәкләр. Мониторинг укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү максатыннан уздырыла.
-
Ветераннарны котладык 07.10.2018
Шушы көннәрдә мәктәбебездән лаеклы ялга чыккан Мусаева Рузания апа үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Шул уңайдан без дә,мәктәп укучылары,һәм укытучылары хөрмәтле Рузания апаны матур бәйрәме белән тәбрик иттек.Киләчәккә озын һәм тыныч картлык,сәламәтлек телибез.
-
Бәйрәм белән,укытучым! 05.10.2018
Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә.
Кадерле укытучылар, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телим. Бәйрәм белән сезне!
-
"Укытучыңны котла" акциясе 04.10.2018
Мәгариф идарәсе 1-5 октябрьга кадәр «Укытучыңны котла!» дигән акция игълан итте.Әлеге акция кысаларында мәктәпнең Яшь юнармиячеләре,волонтерлар төрле ошмалардан котлаулар кабул иттеләр һәм аларны ветеран укытучыларга,мәктәбебез укытучыларына тапшырдылар.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2018
Өлкәннәр көне уңаеннан,мәктәбебезнең яшь армиячеләре ветеран укытучыларны бәйрәм белән һәм якынлашып килүче Укытучылар көне белән котладылар.
-
Җылы очрашу 03.10.2018
Бүген без - Кошман һәм Мөрәле төп мәктәбенең яшь армиячеләре- Федоровск авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында җылы очрашуда булып кайттык.Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында аларга үзебезнең концерт программабызны тәгъдим иттек,кулдан ясалган бүләкләребезне тапшырдык. Бу очрашу бездә матур һәм җылы тәэсирләр калдырды,ә өлкәннәргә озын гомер,тыныч картлык телибез!
-
Ярминкә - муллык билгесе 30.09.2018
Бүген Балалар сәнгать мәктәбе мәйданында район мәктәпләре ярминкәсе гөрләде.Ярминкәгә килүчеләр кышка яшелчә, башка төр товарлар сатып алу белән беррәттән, укучыларның “Уңыш” бәйрәмен карап та хозурланды. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бик матур композицияләр дә әзерләгән алар. Укучылар җырлы-биюле тамаша аша үз композицияләрен яклады, аларга укытучылары да ярдәм итте. Ярминкә укучылар катнашындагы концерт белән үрелеп барды.