МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә 16.10.2015
2015- 2016 уку елының 21 сентябреннән мәктәптә укучыларның Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадалары план-график буенча дәвам итә. Мәктәп этабында 4-9 сыйныф укучылары катнаша. Фәннәр буенча иң күп балл җыеп җиңү яулаган балаларны призлар көтә. Алар муниципаль этапта катнашу хокукына ия булачак.
-
Ата - аналар җыелышы 10.10.2015
8-9 нчы сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы оешкан төстә үтте. Сыйныф җитәкчесе оештыру мәсьәләләре белән таныштырса, мәктәп җитәкчесе Лилия Тәлгәтовна имтихан бирүдәге кайбер мөһим үзгәрешләр белән таныштырды. Фән укытучылары да үзләре фәненә куелган таләпләр белән уртаклашты. Алда зур сынаулар. Шуңа да бүгенннән үк җиң сызганып укырга керешергә кирәк. "Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы булыр" - ди халык мәкале.
-
Гомер көзең мул булсын 08.10.2015
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан зур мәҗлес оештырылды. Аларны котлап күпләр чыгыш ясады. Иң - иңе, мөгаен, укучылар һәм укытучылар тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты. Җылы, күркәм теләкләргә без дә кушылабыз. Картлыгыгыз саулык - сәламәтлектә, ил - көн тынычлыгында, бәхеттә үтсен.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 05.10.2015
"Укытучылар көне" уңаеннан, укучылар тарафыннан зур бәйрәм кичәсе әзерләнгән иде. Рәхмәт сезгә.
Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.
-
Ярминкә! 04.10.2015
Районыбызда ел саен мәктәп ярминкәләре гөрли. Без дә район халкына мәктәбебез бакчасында үстерелгән яшелчә һәм җиләк - җимеш тәкъдим иттек һәм ярыйсы гына күләмдә табыш та керттек.
-
Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне 02.10.2015Гражданнар оборонасының тормышыбызда тоткан роле элеккечә бәһалап беткесез. Ул тыныч тормышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның иминлеген саклауда гаять зур роль уйный. Бер үк вакытта матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау бурычын да үти.Табигать казалары да, техноген характердагы аварияләр кебек, кешеләр гомеренә даими рәвештә куркыныч янап тора һәм зур күләмдә матди зыян китерә. Бүген мәктәбебездә Федоровское авылында урнашкан МЧС бүлеге хезмзткәрләре Гилазов Р. һәм Шакиров Р. 8-9 нчы сыйныф укучылары һәм мәктәпнең "Яшь янгын сүндерүчеләр" отряды белән тормыш иминлеге низезләре фәне буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында алар төрле куркыныч янау очраклары булганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучылар белән практик дәресләр оештырылды.
-
Математикадан тестирование 02.10.2015
5 нче сыйныф укучылары математикадан тест үтте.
-
"Минем яраткан укытучым" конкурсында җиңү 02.10.2015
"Минем яраткан укытучым" конкурсының район этабында катнашып, Миләүшә Гөбәева (3- сыйныф)- 1 урын, Ильвина Сабирова (1 сыйныф) - 3 урын яулады. Булдырасыз, кызлар!
Миләүшәбез республика күләмендә чыгыш ясау хокукына ия булды. Уңышлар сиңа, Миләүшә!
-
Балалар ышаныч телефоны 28.09.2015
Балалар ышаныч телефоны – балалар һәм яшүсмерләргә аноним рәвештә бушлай психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Анда авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Гомумроссия балалар ышаныч телефоны- 8-800-2000-122 тәүлек әйләнәсе эшли. Шул максаттан укучылар белән сыйныф сәгатьләрендә әңгәмләр үткәрелде.
-
Милләтләр кроссы 26.09.2015
“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Без дә чарадан читтә калмадык.