МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
СПИДка каршы торыйк! 01.12.2015
СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан 5-9 нчы сыйныфларда "Сәламәт булу ул бик шәп", "Авыру" һәм "Сәламәт тормыш рәвеше" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 28.11.2015
"Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
"Әниемә бүләккә" 28.11.2015
Әни... Әнкәй... Ана... Нинди бөек сүзләр. Кем генә булма син иген игүчеме, укытучы яки төзүчеме, әллә инде бөек бер галимме гомерең буена иң якын кеше булып әниең кала. Әниләр көне уңаеннан, укучылар көче белән, "Әниемә бүләккә" исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Бездә кунаклар! 25.11.2015
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Рафис Корбановның "Керпе малае дуслар эзли" музыкаль әкиятен укучылар хозурына җиткерде. Укучылар әкиятне дә, актерларны да җылы кабул иттеләр.
-
Алмазның уңышы 23.11.2015
Тимуршин Алмаз тренеры Зиганшин Ф.Г. белән Мәскәү беренчелегенә үткәреләгән тимераякта шуу ярышларында булып кайтты. Спорт һәм яшьләр үзәге бүлеге җитәкчесе Михайлов Ю.В. аны 2 нче юношский разрядка күтәрелүе белән котлады. Алмаз укуда да лидер. Бүгенге көндә район олимпиадаларында үзен сынау һәм мәктәп данын яклау белән мәшгуль. Алмазга укуда да, спортта да уңышлар телибез!
-
Толерантлык дәресе 21.11.2015
Бүген мәктәбебездә Халыкара толерантлык көненә багышланган "Толерантлык дәресе" акциясе кысаларында сыйныф сәгатьләре үтте. Башлангыч сыйныфларда дәрес уен төрендә оештырылды. Укучылар өчен бу төр бигрәк тә нәтиҗәле. Ә өлкәнрәк сыйныфларда дәрс формасында үткәрлде. Бер - берңә булган мөнәсәбәт уңай, кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, кеше фикеренә колак салу, түземле, сабыр булу һ.б. - болар барысы да толерантлык билгеләре. Әйдәгез, бер - беребезгә игътибарлы булыйк!
-
20 ноябрь - Бөтендөнья бала хокукы көне 20.11.2015
Бөтендөнья бала хокукы көне БМОның 1954 елгы резолюциясы нигезендә билгеләнә башлады. 1959 елда бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә. Җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина А.И. тирән эчтәлекле чара үткәрде. Укучыларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды.
Мин нәрсәгә хокуклы?
Аяз, кояшлы көндә
Мин яшәргә хокуклы!
Мин нәрсәгә хокуклы?
Аң- белемгә хокуклы.
Мин нәрсәгә хокуклы?
Эш- хезмәткә хокуклы.
Эш- хезмәт белән бергә
Ял итәргә хокуклы.
Хокук, дигән төшенчәне
Үзенчә аңлый һәркем.
Хокук белән, бурыч белән
Очраша кеше һәр көн. -
Дәрестән тыш эшчәнлек 17.11.2015
Дәрестән тыш эшчәнлек башлангыч сыйныфларда 5 юнәлеш буенча алып барыла. Сәйфетдинова А.М. "Волшебная сила слова" дәрестән тыш эшчәнлегендә укучылар белән табышмакларның җавапларын таптылар, төшеп калган сүзләрне тиешле урынга урнаштырдылар.
-
ОГЭга әзерлек 12.11.2015
9 нчы сыйныф укучысы Сөнгәтов Илфирны ОГЭга әзерләү индивидуаль алып барыла. Бүген рус теле һәм әдәбияты укытучы Садриева А.З. укучы белән төрле кагыйдәләргә биремнәр эшләделәр. Укучыга төрле киңәшләр бирелде.
-
ГТОга әзерлек 11.11.2015
"Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексының ишекләре һәрчак ачык. Анда кемнәр генә үзенең сәламәтлеген ныгытмый. Без дә мәктәбебез белән ГТОга әзерлек максатыннан су коенырга бардык. Инструкторыбыз Долматов О.М. су коенганда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне еш искәртеп тора. Аңа да рәхмәтебезне белдерәбез.