МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Укытучылар киңәшмәсе
07.11.2015
"Икенче буын ФГОС таләпләренең үтәлеше" темасы астында педогогик киңәшмә үткәрелде. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән, укытучылардан, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә.
- Бердәмлектә көч! 05.11.2015
-
Чәчәкләр дуслыгы
03.11.2015
Укучыларыбыз Федоровское мәктәбендә оештырылган "Чәчәкләр дуслыгы" бәйрәмендә катнашырга җыена. Уңышлар сезгә.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык
29.10.2015
Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау да кыен. Балалар да, өлкәннәр дә Интернет челтәрендә “гизә”. Мәгълүмати куркынычсызлык булдыру һәм мәгълүмати культура тәрбияләү белем бирү учреждениесының төп эш юнәлешләренең берсе булырга тиеш.Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын булдыру, аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау, аралашу кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 27-30 октябрь көннәрендә мәктәбебездә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр үтте. Әлеге дәресләр семинар, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате, тематик дәрес формаларында оештырылды. Укучылар Интернет челтәреннән янаучы куркынычның төрләре һәм аңа каршы тору чаралары, интернет-бәйлелек булдырмау турында өйрәнделәр.
-
Әкияттә кунакта
26.10.2015
Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты "Әкият" Татар дәүләт курчак театры Федоровское мәктәбендә "Сертотмас үрдәк" спектаклен күрсәтте. Татар Һәм рус телләрендә барган тамашаны 1-4 сыйныф укучылары яратып карады.Татар дәүләт курчак театрына нигез салучы, Татарстанның халык артисты Фуат Таһиров 1930 елда Мөрәле җидееллык мәктәбен тәмамлаган. Бу үз чиратында укучыларыбызда халкыбыз тарихында тирән эз калдырган мәшһүр шәхесләребез белән горурлану хисе уята.
-
Сөмбелә - бездә кунакта
23.10.2015
Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.
Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын – сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Менә шушы көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган.
Бездә дә бүген гөрләп Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Көз сылуы билгеләнде. 6-7 нче сыйныф укучыларына матур бәйрәм оештырулары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Билгеле, сыйныф җитәкчесе Садриева А.З.ның да монда өлеше зур.
-
Көзге могҗиза
22.10.2015
Сөмбелә бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Көзге могҗиза" темасына яшелчә, җиләк-җимештән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештырылды. Укучыларның фантазияләре бай икәнлегенә тагын бер кат инандык. Нинди генә нәрсәләр юк анда: көймә, гөмбә, керпе һ.б. Ышанмасагыз, үзегез дә күрегез.
-
Бердәм мәдәният дәресе
21.10.2015
2014-2015 уку елында башланган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты барышында республика буенча 40000 артык укучы китапханәләргә язылды, мәдәният оешмаларында булдылар, спектакль- чыгышлар карадылар. Быел да бу проект Президентыбыз Р.Н. Минниханов ярдәме белән дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хаты нигезендә башлангыч сыйныфларда узган Бердәм мәдәният дәресендә барлык укучыларга да тантаналы шартларда Мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Дәрестә балалар белән Татарстаныбызның мәдәнияты турында җанлы әңгәмә уздырылды, шушы конкурста катнашырга чакырып китапханәче апалары чыгыш ясады.
-
Янәдән "Салават күпере"ндә!
21.10.2015
Бер төркем укучыларыбыз сыйныф җитәкчесе Садриева А.З. һәм физик тәрбия укытучысы Зиганшин Ф.Г. кул астында "Салават күпере"ндә чираттагы өйрәнүләрдә булып кайтты.
-
Бездә кунак бар
20.10.2015
Бүген мәктәптә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсенең надзор эшчәнлеге һәм профилактика эше Апас -Кайбыч муниципаль районнары буенча районара бүлегенең баш инспекторы Валиев Илдар Илгизәр улы укучылар белән очрашты. Ул балаларга идарә эшчәнлеге турында, янгын чыгуны булдырмау юллары, куркынычсызлык кагыйдәләре турында чыгыш ясады, аларны кызыксындарган сорауларга җавап бирде. Бердәм сигналлар буенча практик күнекмәләр булдыру максатында эвакуация үткәрелде.