МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
ГТОга әзерлек 14.12.2015
ГТОга әзерлек максатыннан укучыларыбыз атна саен СОК "Салават күпере"ндә булалар. Анда һәр укучының яшь үзенчәлеген искә алып шартлар тудырылган. Салкын кышларда да йөзү мөмкинлеге булганга башлангыч сыйныф укучыларыбыз бик шатланып кайтты.
-
Кызыклы дәресләр 11.12.2015
Дәрес - ул сабак. Сабак асыл һәм тирән мәгънәгә ия. Уку- энә белән кое казу бит ул. Шуңа да "кое казыганда" төрле кызыклы хәлләр килеп туа. Бүген башлангыч сыйныф укучылары шул дәресләрдә килеп туган кызыклы мизгелләрне безгә дә күрсәттеләр.
Ә башлангыч сыйныфлар атналыгына килгәндә, ул бай эчтәлекле, әзерлекле үтте.
-
Час кода 10.12.2015
5 декабрь көнне 5-9 сыйныфларның сыйныф сәгатьләрендә Бөтенрәсәй акциясе “Час кода” үтте. Укучылар информатика укытучысы Шихов И.В. акция турында тулы мәгълүмат алдылар. “Час кода” акциясендә катнашу өчен регистрация ясадылар. Программа нигезләренә өйрәтүче уеннар белән таныштылар.
-
Мәктәп планетасында 09.12.2015
"Мәктәп планетасында" исеме астында үткәрелгән чарада башлангыч сыйныф укучылары һәрбер фән буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Безнең яраткан язучыларыбыз 08.12.2015
Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул - чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья. Гомерләрен балалар өчен әсәрләр язуга багышлаган язучыларыбыз бик күп. Без аларның иҗатлары белән даими танышып барабыз. Бүген башлангыч сыйныф укучылары балалар язучылары иҗатына безне дә алып керде. Алар: Шәүкәт Галиев, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Роберт Миннуллин, Фәнис Яруллин.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 07.12.2015
Бүген иртәнге линейкада башлангыч сыйныфлар атналыгына старт бирелде. Атналык программа белән таныштырылды.
-
Тренировка 05.12.2015
Соңгы вакытларда теге яки бу регионнарда килеп туган тотрыксызлык, барлыкка килгән “кайнар нокталар”, бәрелешләр, террорчылык актлары һәм башка тискәре күренешләр аркасында дөньяда хәлләр киеренке төс алды. Республика җитәкчеләре моны игътибардан читтә калдырмыйлар, үз гражданнарының иминлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр. Район җитәкчеләре, прокуратура, МЧС белән бергә киңәшмәләр, киңәйтелгән утырышлар, төрле өйрәнүләр оештырыла. Мәктәпләрдә дә өйрәнүләр үткәрелә. Укучылар иминлеген саклау максатыннан укучыларның уяулыгы тикшерелә, сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелә, куркыныч ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге өйрәнелә.
-
"Бәхетле очрак" уены 04.12.2015
Тарих атналыгы кысаларында Хамидуллина А.И. уен оештырды. Әлеге уенда укучыларның үзләштергән белемнәре ачыкланды. Командаларга һәр класстан 1 укучы сайлап алынды. Бәйге ахырында төрле номинациядә җиңүче укучылар билгеләнде. Менә алар: "Иң тапкыр укучы" - Тимергалиев Наил, "Иң белемле укучы" - Зиннатуллин Илнар, "Иң зирәк укучы" - Сафина Илсинә, "Оста фикерләүче укучы" - Шәрәфиева Адилә, "Тиз җавап бирүче укучы" - Мифтахов Айрат. Ә чираттагы чараларда укучыларга уңышлар телибез.
-
"Яшь эколог" түгәрәгендә! 03.12.2015
Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү максатыннан оештырылган түгәрәктә укучылар теләп йөриләр. Бүген түгәрәктә укучылар "Экологик сукмак" проектының тукталышларына тасвирлама бирде.
-
ППС үзәгендә кунакта 03.12.2015
Районыбызда урнашкан психолого-педагогик үзәк хезмәткәрләре белән еш очрашып торсак та, анда барып күрү теләге бездә бер дә сүрелмәде. Шуңа да анда экскурсия ясарга карар иттек. Лилия Тәлгатовна тиз арада элемтәгә чыгып, көнен, сәгатен дә билгеләп куйды. Без юлга кузгалдык. Күңелдә ниндидер билгесезлек, курку, шик тә бар диикме? Менә без - үзәктә. Ә андагы могҗизага тиң релакс төрләре безне әсир итте. Бөтен курку - шөбхәләребез юкка чыкты. Укуыларның халәтен, укуга мөнәсәбәтен ачыклый торган тестлар үткәрелде. Монда эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.