МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Челтер - челтер чишмәбез...
26.01.2016
Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, чылтыравы белән колакларны иркәләп, кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле хәзинәседер ул. Чишмә суы – ул Җир-Ананың кадерле бүләге. Ә менә шул хәзинәне саклап һәм кадерләп тоту бурычы кешегә йөкләнгән. Безнең авылыбыз яныннан узучы олы юл буендагы күпләр су алучы чишмәне карап тору да мәктәпкә һәм авыл җирлегенә йөкләтелгән. Шуңа күрә һәркөнне чишмәнең торышын, чисталыгын күзәтеп торабыз. Чишмәбезгә ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт әзер.
-
Математика атналыгы
25.01.2016
Бүген мәктәбебездә математика атналыгына старт бирелде.
-
Географиядән КВН га әзерлек
21.01.2016
6-8 сыйныф укучыларыннан торган мәктәпнең җыелма командасы Федоровск урта мәктәбендә узачак КВНга әзерләнә башлады.
-
Рус теленнән сынау имтиханы
20.01.2016
20 нче гыйнвар көнне Кайбыч гомуми белем бирү базасында 9 нчы сыйныф укучыларының рус теленнән сынау имтиханнары узды. Аның максаты: төп гомуми белем мәктәбе укучыларының фән буенча әзерлек дәрәҗәләрен тикшерү.
-
Халык җыены
18.01.2016
Мөрәле мәдәният йортында халык җыены үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Р.Р. узган ел башкарылган эшләр буенча халык алдында хисап тотты. Мәктәп эшчәнлегенең 2015 нче елына нәтиҗә ясап, мәктәп җитәкчесе Лилия Тәлгать кызы Минһаҗева чыгыш ясады.
-
Тәнәфесләр күңелле үтә
18.01.2016
Башлангыч сыйныф укучыларының тәнәфес, дәрестән тыш вакытлары кызыклы, күңелле үтә. Бу вакытларда аларның кайсыберләре сәламәтлекне ныгытуга корылган төрле хәрәкәтле уеннар уйнаса, икенче берләре фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән шашка, шахмат уеннарын якын күрә.
-
Олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш-гамәл
16.01.2016
Картлар, ялгызларга һәрчак ярдәм итәргә кирәк. Аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Өлкәннәргә ярдәм итеп, үзебезнең киләчәгебез турында уйларга мәҗбүр булабыз, чөнки безнең дә картаер көннәребез алда. Әгәр без аларны кайгыртмасак, безне дә кайгыртмасалар, ни булыр? Татар халкының шундый мәкале бар бит, ”Үз изгелегең үзеңә кире кайтыр” дигән. Кемгә дә булса изгелек эшләсәң, күңелгә рәхәт булып китә. Дөрестән дә, шәфкатьлелек, олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш - гамәл.
8-9 сыйныф укучылары Хисамиева Флюра апага һәм Әхмәтҗанова Сания апага барып карларын чистартып, хәлләрен белешеп кайттылар.
-
Районыбыз өчен тавыш бирәбез
15.01.2016
2015 елның 20 декабреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр Татарстанның муниципаль районнары арасында “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесе үткәрелә. Без дә мәктәбебез укучылары белән шушы бәйгедән читтә калмаска тырышабыз. Тәнәфесләрдә районыбыз өчен тавыш бирәбез.
-
13 гыйнвар - Россия матбугаты көне
14.01.2016
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.
Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугат көне 5 майга - төп совет газетасы - "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.
Шул уңайдан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда укучыларның гаиләләрендә нинди матбугат алдырулары һәм нинди рубрикаларны кызыксынып укулары турында сөйләшү алып барылды. Тәнәфесләрдә балалар даими яңа басмалар белән танышып баралар.
-
Бәйгеләргә әзерлек
13.01.2016
Хәзерге вакытта укучыларыбыз “Ачык балачак иле” иҗади сәнгать конкурсында катнашуга әзерлек белән мәшгуль. Әлеге конкурс балаларда зур кызыксыну уятты. Аларның максаты бәйгедә катнашып, призлы урыннар яулау.