МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Экологик өмә 17.09.2016Республикада «Яшел Россия» экологик өмәсе үтә. Тирә-якны көнкүреш калдыкларыннан чистарту, тәртипкә китерү тәкъдим ителә. Безнең укучылар да әлеге өмәдә актив катныштылар.
-
Мәдәни көндәлек 16.09.2016Бүген башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Мәктәп китапханәчесе Садриева Алсу укучыларны мәдәни көндәлек, аның әһәмияте һәм эшләү тәртибе белән таныштырды.
-
Татарстан өчен тавыш бирик 16.09.2016
Мөрәле мәктәбе укучылары яңа 200 лек һәм 2000 лек купюраларында Казан Кремлен һәм Казан федераль университеты биналары сурәтләрен күрергә телиләр. Шуңа да әлеге биналар өчен тавыш бирделәр.
-
Спортлы Татарстан 15.09.2016
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан мәктәпнең эшчәнлеге көндәлек иртәнге зарядкадан башланып китә. Баланың сәламәтлеге даими күзәтү астында булырга тиеш. Дәрестә физминуткалар, тәнәфестә саф һавада күңелле, хәрәкәтле уеннар, дөрес туклану - болар сәламәтлекнең нигезе. Әлеге таләпләр үтәлгәндә укучы спорт белән янәшә атлаячак. Бүген укучылар арасында үткәрелгән спорт ярышы моның ачык мисалы.
-
Игелек аллеясы 14.09.2016
Бүген укучылар мәктәп территориясен ямьләндерүдә катнаштылар һәм агач үсентеләре утырттылар. Чара “Көзге игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында оештырылды.
-
Чын күңелдән игелек кыл! 13.09.2016
Укучыларның бер - берсенә карата, әйләнә - тирәдәгеләргә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә торган "Көзге игелеклелек атналыгы" акциясе дәвам итә. Һәркемнең күңел түрендә игелек орлыклары шытып чыкса иде дә, тирә - юньдәгеләрне шатландырса иде.
-
Ярдәмгә ашыгыйк 10.09.2016Көзге игелек атнасы кысаларында мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары әти-әниләре ярдәме һәм үз көчләре белән пешерелгән ризыклардан "Игелек ярминкә"се үткәрде. Укучылар көче белән әзерләнгән ярминкә мәктәптә беренче тапкыр гына узмый. Алдагы ярминкәләрдән аермалы буларак, бу көнне укучылар мохтаҗларга игелек кылу максаты белән сәүдә итте. Җыелган акчаны алар берәр авыру бала счетына салырга уйладылар.
-
Исәнме, "Салават күпере!" 10.09.2016
Җәйге яллардан соң без кабат "Салават күпере"нә җыендык. Чыннан да, сагынганбыз икән бит. Безгә бирелгән вакытның узганын да сизмәгәнбез. Без түземсезлек белән чираттагы атнаны көтәчәкбез. Рәхмәт сиңа, "Салават күпере".
-
Куркынычсызлык айлыгы 09.09.2016
Яңа уку елы башында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү, укучыларның җәйге каникуллардан соң янгын вакытында, юлда йөргәндә, транспортта, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан, гомуми белем бирү учрежденияләрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы уздырыла. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә җитәкчеләр, укытучылар составы һәм анда хезмәт күрсәтүче эшче персонал белән инструктажлар, укучылар белән “Куркынычсызлык дәресләре” үткәрелә.
-
Салкынча җил - 2016 09.09.2016
Асоциаль күренешләрне профилактикалау буенча "Салкынча җил - 2016" республика фестиваленең район этабы агитбригадалары чыгышы булды. Бу фестиваль Татарстан Республикасының белем оешмалары арасында сәламәтлекне саклау һәм куркынычсыз тормыш рәвешен чагылдырган, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә уңай мөнәсәбәт тудыруга багышланган укучы балаларның иҗади эшчәнлекләрен күтәрү максатыннан уздырыла. Әлеге уңайдан укучыларыбыз агитбригада чыгышында катнашып кайтты.