МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Язның беренче бәйрәме 06.03.2017
Мәктәбебез укытучылары бәйрәм көне уңаеннан "Өч буын очрашуы" кичәсе оештырды. Әбиләр, әниләр һәм сөйкемле кызларыбыз узара көч сынашты. Бәйрәм күңелле, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барды.
-
"Йолдызлык - 2017" йолдызы 04.03.2017
" Созвездие - Йолдызлык - 2017" фестивалендә мәктәбебез йолдызы, нәфис сүз остасы Гөбәева Миләүшә уңышлы чыгыш ясады. Аның чыгышын әле без гала - концертта карый алабыз.
-
Хокук бозуларны кисәтү 03.03.2017
Мәктәп үз эшчәнлеген уку елы башында төзелгән план нигезендә алып бара. Укучылар белән даими төрле темага әңгәмәләр үткәрелә. Чираттагы әңгәмәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә. мәктәпнең хокук бозуларны кисәтү отряды белән берлектә "Хокук бозу нәрсә ул?" дигән темага 5-7 нче сыйныф укучылары өчен оештырды.
-
Әниемә - бүләккә 02.03.2017
Башлангыч сыйныф укучылары 8 нче март бәйрәменә һәрвакыттагыча, зурлап әзерләнергә ярата. Алар өчен әниләрне сөендерү, шатландыру беренче планда. Үз куллары белән бүләкләрне күптән әзерләп куйдылар инде алар. Зур түземсезлек белән бәйрәм якынлашканын көтәләр.
-
РДШ гимнына бию 01.03.2017
Иртәнге зарядка кысаларында мәктәп укучылары «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы гимнына бию өйрәнү белән мәшгуль.
-
Аҗаган 28.02.2017
Мәктәп укучыларының "Аҗаган" уенына әзерлекләре зур иде. 3 командага бүленеп, алар төрле хәрби-сугышчан биремнәрне үтәде, яшерелгән “мина”, байракны эзләде, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде, төрле сугышчан җырлар башкарды, проектлар төзеде. Соңыннан командалар бүләкләнде.
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 28.02.2017
1-9 нчы сыйныфларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үткәрелде. Укучылар Татарстан Республикасында урнашкан тыюлыклар турында мәгълүмат туплады. Әлеге дәресләр укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур роль уйный.
-
Кошларга ярдәм итик! 22.02.2017
Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә? Һичшиксез, беренче чиратта җимлекләр ясап элергә кирәк. Мәктәбебездә игълан ителгән җимлекләр ясау конкурсында укучыларыбыз актив катнашты. Һәм бүген моңа нәтиҗә ясалды. Һәр укучы үз җимлеген, җимнәр белән тутырып, мәктәп тирәсенә элеп чыкты.
-
Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә 20.02.2017
Мәктәбебездә бәйрәм көннәре алдыннан "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" ярышы үткәрелде. Ярышта спорт белән дус булган Гыйләҗевлар, Әхмәтҗановлар һәм Зәйнуллиннар гаиләләре көч сынашты. Ярыш төрләренең кызыклы, кабатланмас булуына башлангыч сыйныф укытучылары Сәйфетдинова А.М., Хәсәнова М.М. күп көч куйган. Ярыш күз ачып йомган арада үтеп тә китте. Зәйнуллиннар - 1 урында, Әхмәтҗановлар - 2 урында, Гыйләҗевлар - 3 урында. Котлыйбыз! Бергә булыйк! Күңелле мизгелләрне истә калырлык итеп үткәрик.
-
Хәлең ничек? 15.02.2017
Тимурчылар үзләренә билгеләнгән әби - бабайларга ярдәмнәрен кызганмыйлар. Бу арада еш кар яуды. Шуңа да ялгыз яшәүче ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең хәлен укучыларыбыз даими белешеп тордылар.