МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Көзге эшләргә нокта куела 20.10.2016
Мәктәп яны тәҗрибә участогында инде уңышлар җыеп алынды, базларга салынды. Инде бүген көзге эшләргә соңгы нокта куелды. Киләсе ел уңышы яхшы булсын өчен җирләр сукаланып калырга тиеш. Бу эш бүген башкарылды.
-
Консультацияләр дәвам итә 19.10.2016
Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген алар татар теленнән пробный имтихан эше язды.
-
Фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эш 17.10.2016Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү кирәк. Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә. Шуңа да фән укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән даими эшлиләр.
-
Су - яшәү чыганагы 14.10.2016
Районыбызда бассейнга йөрүчеләр саны арта бара. Бу көнне бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары көтеп ала. Шуңа да укучылар бассейнга яратып йөриләр.
-
"Агрокласс" проекты 13.10.2016
Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе башлап җибәргән "Агрокласс" проекты буенча аграр һөнәрләргә карата кызыксыну тудыру максатыннан 5 - 9 класс укучыларына видеороликлар күрсәтелде. Балалар вертуаль рәвештә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсия ясадылар һәм аларга аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан җибәрелгән бүләкләр тапшырылды.
-
Минем яраткан укытучым! 12.10.2016
"Минем яраткан укытучым" Республика конкурсы елдан - ел укучыларны үзенә күбрәк җәлеп итә. Әлеге конкурсның муниципаль этабында мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Сабирова Ильвина катнашты һәм кечкенәләр төркемендә 3 нче урынга лаек булды. Ильвинаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Янгын сүндерү хезмәткәрләре 11.10.2016
Янгын сүндерү хезмәткәрләре мәктәбебездә булып киттеләр. Алар укучылар белән әңгәмә кордылар. Мәктәп коллективына куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын, янгын сүндерү җайланмасыннан кулланырга өйрәттеләр.
-
Бәйрәмең белән, укытучым! 07.10.2016
Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм җылы, матур итеп билгеләп үтелде. Укучыларыбызның чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм ничек матур булмасын, ди. Аларның чыгышларында укытучыларга булган олы хөрмәт, игътибарлылык, уңай мөнәсәбәт чагылыш тапты. Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
5 нче сыйныфта ата - аналар җыелышы 05.10.2016
-
Ачык дәрес 04.10.2016
Гражданнар оборонасы көне уңаеннан тормыш иминлеге нигезләреннән ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, нинди саклану чаралары кулланырга тиешлеге өйрәнелде.