МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ярминкә, ярминкә 02.10.2016
Кайбыч муниципаль районы мәктәпләре бүген зур ярминкәдә катнашты. Җыеп алынган уңышның артыгын сату өчен, менә дигән мөмкинлек бу. Без дә әлеге ярминкәдән читтә калмадык.
-
Син суда йөзә беләсеңме? 30.09.2016
Без янәдән "Салават күпере"ндә. чөнки һәрбер укучы суда йөзәргә өйрәнергә тиеш. ГТО шуны таләп итә. Безгә атнага 1 тапкыр мәктәп белән, гаилә белән теләгән кадәр бассейнда йөзү мөмкинлеге бар. Йөзү сәламәтлеккә дә файдалы. Иммунитет какшап китсә дә, бассейн иң яхшы дәва.
-
Олимпиада дәвам итә 29.09.2016
Талантлы балаларны ачыклау, белемнәрен тирәнтен тикшерүгә этәргеч биргән фән олимпиадалары дәвам итә. Бүген укучылар җәмгыять белеменнән олимпиада биремнәре эшләделәр.
-
Медицина күзәтүе 27.09.2016
Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең участок педиатры Писарева Г.П. гомумбелем бирү учреждениеләрендә план нигезендә укучыларның сәламәтлекләренә күзәтү үткәрде. Укучыларның буен, авырлыгын үлчиләр, эчке органнар эшчәнлеген тикшерәләр, үпкә, йөрәкне тыңлыйлар, сәламәтлек төркемен, физик һәм нерв-психик үсешен, физкультура төркемен билгелиләр. Баланың сәламәтлеге какшаган булса, алга таба тикшеренү өчен юллама бирелә. Медицина тикшерүе күрүе начарланган укучыларны ачыкларга да ярдәм итә.
-
Интернет дәрес 27.09.2016
"Мәктәпләрдә наркоманияне профилактикалау" интернет - дәресе үткәрелде. Укучылар түбәндәге интернет адрес буенча күрсәтелгән видеоязманы карады (http://ctreamer.bstu/confzal/). Һәр чорда да наркотикларга каршы көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән.Киләчәктә үзебезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермик, тормышыбызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып яшик!
-
Милләтләр кроссы - 2016 24.09.2016
Шимбә көнне мәктәптә елдагыча көзге кросс - "Милләтләр кроссы" узды. Барлык укучылар һәм укытучылар катнашында узган йөгерештә һәркем беренче килергә тырышты. «Милләтләр кроссы»нда катнашу күпләр өчен үзмаксат түгел, ә спорт сыйфатларын, физик көчне күрсәтү, җиңүгә омтылу, гади итеп әйткәндә, күтәренке кәеф алу мөмкинлеге. Көттереп кенә искән җылы җилле, матур көндә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар белән аралашу гына ни тора! Чараның ахырында мәктәбебезнең пешекчеләре барлык катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады.
-
Гомуми ата - аналар җыелышы 22.09.2016
“Балага куркынычсыз мохит тудыруда ата – аналарның җаваплылыгы” темасына гомуми ата - аналар җыелышы үткәрелде. Авылыбызның фельдшеры Сибгатова Фәридә "Грипп һәм ОРЗның килеп чыгу сәбәпләре" темасына чыгыш ясады. Мәктәп җитәкчесе Зиганшин А.Р. яңа уку елына ата - аналар белән эшнең максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Үзара хезмәттәшлек иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуына басым ясады.
-
Казан өчен тавыш бирик 21.09.2016
200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына нәрсә төшереләсе билгеле түгел. Ләкин моны Россия халкы үзе хәл итәчәк. Шунысы мөһим: Казаныбыз да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен безгә Казаныбыз өчен тавыш бирергә кирәк. Бүген барлык хезмәткәрләр, укучылар Казан өчен тавыш бирдек.
-
Профсоюз дәресләре 20.09.2016
Профсоюз дәресләре хезмәт төшенчәсен төгәл билгеләүне, кешеләр белән турыдын - туры эшләүче мөһим иҗтимагый эш белән танышуны күздә тота. Шул уңайдан мәктәпнең профсоюз җитәкчесе Садриева А.З. укучылар белән кыскача күзәтү үткәрде.
-
Олимпиадаларга старт 19.09.2016
Республикабызда предмет олимпиадалары хәрәкәте бик киң җәелдерелгән. Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, алар белән эшләү тәҗрибәсе туплау. Бүгеннән, 2016-2017 нче уку елының олимпиадаларына старт бирелде. Уңышлы башлангычлар булсын.