МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Көнеңне матур сүздән башла 08.09.2016
Халыкара грамоталылык көне кысаларында үткәрелгән "Матур сүз" көнендә укучыларыбыз бай эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Бүген укучыларыбызның сөйләм культурасына зур игътибар бирелде. Көн дәвамында һәрбер бирелгән сорауга төгәл җавап бирү таләпләре куелды. Бер- беребезгә яхшы мөгамәләдә булыйк!
-
Игелекле эшләр башлангычы 05.09.2016
"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы"на старт бирелде. Бүген укучыларны атналыкның планы белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә. таныштырды.
-
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2016
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырыла. Гражданлык һәм патриотизм хисен тәрбияләү максатыннан бүген мәктәпләрдә “Экстремизмга – юк!” исеме астында махсус дәресләр, бу темага багышланган түгәрәк өстәлләр, лекцияләр узды. Махсус рәвештә уяулыкны тикшереп карау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү өчен мәктәптә эвакуация ясалды.
-
"Терроризмга - юк!" 03.09.2016
3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Россия Федерациясе халыклары белән бергә без бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алабыз. Укучыларда Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен без гражданлык хисләре тәрбияләүне, милләтләр бердәмлеген ныгытуны максат итеп куябыз. Бүген барлык сыйныфларда класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Яңа уку елына старт 01.09.2016
Белем бәйрәме һәркем өчен матур, истәлекле көннәрнең берсе. Мәктәп бүген үзенең күптән көтеп алган укучыларын кабул итте. Кемнәрдер алдагы уку елында алган белемнәрен дәвам итәргә, ә кемнәрдер әле беренче хәреф танырга гына аяк баса. Шулай да, һәркем өчен уку елы матур башлангычлар белән башлансын һәм уку елы ахырына да матур нәтиҗәләр белән барып җитәргә язсын. Яңа уку елы белән, сезне!
-
Беренче дәрес 01.09.2016
Бүген барлык сыйныфларда да "Кайбычыма - 25!" дигән темага беренче дәрес үткәрелде. Һәрбер сыйныф туган төбәгебезнең тарихына күз салды.
-
Педагогик киңәшмә 26.08.2016
Педагогик киңәшмәдә яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды. Аларны тормышка ашыруда күп көч сарыф итәргә кирәк. Коллектив үз алдына куелган таләпләрне төгәл үтәгәндә барысы да нәтиҗәле булыр.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары киңәшә 23.08.2016
"Башлангыч мәктәптә белем сыйфатын күтәрү" дигән тема астында мәктәптә район башлангыч сыйныф укытучылары семинары эшлекле шартларда үткәрелде. Алар план нигезендә эш алып барды.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш 03.08.2016
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшнең кызган чагы. Бер эш артыннан икенчесе өлгереп кенә тора.
-
Беренче уңышлар 01.08.2016
Быелгы җәй яңгырларны кызганмады. Шуңа да яшелчәләребез мулдан күренә. Менә инде беренче уңышларны, суганнарны, мулдан җыеп алдык.