Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
“Тимераякта шуулары рәхәт тә соң” 06.01.2013

Бүген балалар үзләре белән тимераяклар да алып килделәр. Чөнки алар бүген тәрбияче апалары белән бергәлектә бозда рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Саф һавада уйнап туйгач,”Минем туган ягым” дигән чара уздырылды. Балалар рәсемнәргә үзләренең туган авылларын төшерделәр. Соңыннан тәмле ашлар белән сыйланып, төрле тәм-томнар ашап, өйләренә таралдылар.
-
Лагерьдагы күңелле көннәр. 04.01.2013

Бүген лагерьның икенче көне. Балалар тәрбияче апалары белән бергәлектә авылыбызның “Тукый” тавына чана шуарга бардылар. Рәхәтләнеп таудан шуып, күңелле итеп ял иттеләр. Шуннан соң балалар белән тәрбиячеләре Лилия Рәшитовна “Саулыгым үз кулымда” дигән әңгәмә үткәрде. “Сау бул, Кыш бабай!” дигән исем астында яңа елны озату кичәсе булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Чыршы тирәсендә уеннар уйнадылар
-
КЫШКЫ КАНИКУЛ 03.01.2013

Каникул вакытында балалар тагын мәктәптә. Бүген кышкы лагерь башланды.Укучылар ял итергә бик теләп килделәр. Без алар белән уеннар уйнадык, биедек, җырладык.Бүгенге көн бик күңелле узды.
-
Яңа ел бәйрәме. 29.12.2012

Ниһаять, сагындырып килгән чыршы бәйрәмнәре дә гөрләп узды. 29 нчы декабрь көнне башлангыч һәм 5-9 нчы класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре узды. Укучыларыбыз Яңа ел җиткәнгә шатланып, Яңа ел турындагы шигырь ләр, җырлар, биюләрне бик теләп башкардылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Тагы бер кат Яңа еллар белән!!!
-
Хөрмәтле коллегалар, укучылар һәм сайтны кулланучылар !!! 25.12.2012

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Киләсе 2013 нче ел барыбыз өчен дә иң уңышлы , иң бәхетле ел булсын ! Авыр, ләкин мактаулы хезмәтебездә сабырлык һәм яңа иҗади уңышлар телибез. Барыбыз да рәхәт тормышта яшик Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы насыйп булсын. Яңа ел нык сәламәтлек, тормыш иминлеге, гаилә бәхете алып килсен!
Иң изге теләкләр белән Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем мәктәбе коллективы.
-
Математикадан имтихан 22.12.2012

22 нче декабрьдә 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынау имтиханы бирәләр. Әлеге имтиханнар укучыларга үзләрен сынап карау максатыннан үткәрелә. Сынау имтиханнарында укучылар имтихан үткәрү тәртибе белән һәм ДЙА се бланкларын тутыру процедурасы белән танышачак. Укучылар уңай нәтиҗәләргә ирешсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
-
Котлыйбыз! 19.12.2012

Хөрмәтле Фәрит Абзаллович!
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып сиксәнне тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң кыш – ул салкынын да, аклыгын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып картлык көнегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор. «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 80 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!Сезгә иң изге теләкләр белән Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбе коллективы
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2012

Мәктәптә бик зур кызыксыну белән Яңа 2013 елга әзерлек башланып китте.Укучылар газета чыгаралар, бал маскарадка костюмнар әзерлиләр. Классларны һәм мәктәпне бизәүне дә укучылар бик теләп башкардылар.
-
Котлыйбыз! 18.12.2012

15 нче декабрь көнне районда зур чара булып узды. “Олимп” спорт комплексында Кайбыч районы администрация башлыгы призына милли көрәш ярышлары уздырылды. Анда безнең мәктәптән Гатауллин Динар җитәкчелегендәге укучылар командасы катнашты. Бу ярышта 36 кг.га кадәрле авырлыкта Файзуллин Шәфкать I урынны алып , Грамота һәм акчалата бүләккә ия булды, Файзуллин Нәфкать “Җиңүгә омтылыш “ номинациясендә җиңү яулап ,Грамота белән бүләкләнде. 4 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Фәнил 32 кг. га кадәрле авырлыкта IV урынны яулады.
-
Дәресләрдән соң мәктәп 15.12.2012

Мәктәбебез укучылары уку белән беррәттән спорт белән шөгыльләнәләр .Бездә “Волейбол” түгәрәге эшләп килә.Укучылар түгәрәкне яратып көтеп алалар. Районда уздырылган ярышларда катнашалар. УҢЫШЛАР СЕЗГӘ!!!











