Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
2013 нче ел – Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы. 28.03.2013

Экология елына багышланган кичә үтте. Бу кичә барышында биология укытучысы Сабирова Гөлшаһидә Харис кызы экология елының символы мәгънәсен , бу елның максаты турында аңлатты, глобаль экологик проблемалар белән таныштырды. Соңыннан экологик темага ярыш үткәрелде. Ярышта 9 нчы сыйныфның кызлар һәм егетләр командасы катнашты. Нәтиҗәдә кызлар командасы 1 генә очкога алга чыгып 1 нче урынга чыкты.
-
Химия, биология, география атналыгы дәвам итә. 28.03.2013

“Химия- могҗизалар фәне “
Химия- могҗизалар фәне икәнен, шул исемдәге кичә раслады. Кичә барышында төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрелде.Тәҗрибәләрне “фокусник” 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйсән үткәрде. Кичәне укучылар кызыксынып карады.
-
Бездә аҗаган! 27.03.2013

Бүген мәктәптә “Аҗаган” үткәрелде. Укучыларыбыз солдатлар булдылар. Тыныч ил солдатлары. “ Аклар” һәм “Яшелләр” командалары эвакуация сигналын ишетү белән мәктәптән чыктылар. Командалар рапортлар тапшырды, строй һәм җыр белән үттеләр. Һәм шуннан соң, пунктлар буенча ярыштылар. Иң соңгы пункт яшерелгән байракны табу иде. Яшелләр командасы җиңү яулады. Аҗаган уены оешкан һәм күңелле үтте.
-
ХИМИЯ АТНАЛЫГЫ БАШЛАНДЫ. 26.03.2013

Бүген химия атналыгын ачу көне булды. Атналык кысаларында класслар үзләренең белем дәрәҗәләрен, логик фикерләүләрен сыныйлар. Гөлшаһидә Харис кызы 6-9 нчы сыйныф укучыларының җыелма командалары арасында “ Кем эрудит булырга тели?”-биологик-химик уен белән башлап җибәрелде. Алдагы көннәрнең тәртибе түбәндәгечә:

















