Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әбрар Сәгыйдигә 120 яшь 14.04.2015

Быел мәктәбебез исемен йөрткән язучы шагыйрь, публицист, педагог Әбрар Сәгыйдигә 120 яшь.Мәктәптә бу юбилейга хәзерлек эшләре шактыйдан барды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова Р.М. һәр класста Ә.Сәгыйди иҗаты буенча сөйләм үсерү дәресләре үткәрде, укучылар Сәгыйди әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар.
Бүген бу язучыга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды, укытучы Нәфыйкова Р.М. укучылар көче белән язучының иҗатына һәм тормыш юлына багышланган кичә оештырды.
-
Котлыйбыз! 13.04.2015

11 апрельдә “Салават күпере” спорт-сәламәтлндерү комплексында 2001 нче елгылар һәм алардан яшьрәкләр арасында, Бөек Ватан сугышына 70 ел тулуга багышлап, район беренчелеге булды. Бу ярышта безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучыларыннан торган кызлар командасы (Әхмәтшина А., Гыйниятуллина К., Сәгъдиева Л., Сафина А., Хәйрулллина Ә., Хәйруллина А.) 3 нче урынны алды. Афәрин!
-
Күңелләрдә калсын көз чуагы гомер үтә диеп сүрелмә... 11.04.2015

36 ел белем учагында сүнми яну, балаларның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап табу өчен күпме көч, сәламәтлек кирәк. Ләкин укытучы үзе турында түгел, ә укучылары турында кайгырта. Ул бүген дә алар арасында, алар белән бергә шатлана, алар белән бергә борчыла. Кичә мәктәбебездә 13 мартта 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантанада Рушания апаны район Мәгариф бүлегеннән миили мәгариф буенча методист Гарифуллина Э.Т., элеккеге һәм хәзерге укучылары, ата-аналар, дуслары, хезмәттәшләре, гаиләсе котлады.
Эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакытында тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, мактау сүзләре әйтү кирәкле һәм изге гамәл. Бу кичәдә Рушания апа турында мактау сүзләре күп яңгырады. Ә җырчы Данис Зәйнуллинның килүе бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде
-
08.04.2015

Бүген “Дәрестән соң мәктәп” республика семинарында безнең мәктәп көрәшчеләре “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында физкультура укытучысы Гатауллин Динар җитәкчелегендә мастер-класс күрсәтүдә катнаштылар
-
Чираттагы педсовет 07.04.2015

7 апрель көнне мәктәптә чираттагы педсовет булып узды. Анда мәктәпнең укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З. 3 нче чирек нәтиҗәләренә анализ ясады, педагогик хезмәткәрләргә аттестация уздыру тәртибендәге яңалыклар һәм үзгәрешләр, имтиханнар уздыруга багышланган норматив документлар белән таныштырды. Травматизмны булдырмау комиссиясе рәисе Сабирова Г.Х. мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше, травматик хәлләрнең торышы турында сөйләде.
Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. үзенең чыгышында мәктәптә укыту- тәрбия эшләренең торышы, алдагы планнар белән таныштырды.
-
Котлыйбыз! 06.04.2015

Яшүсмерләр арасында сугышчы-интернационалист Валерий Волков истәлегенә оештырылган милли көрәш буенча ачык Турнирда составының 60% ы безнең мәктәп укучыларыннан торган авыл җирлеге командасы 3 нче урынны яуладыҗитәкчеләре Гатауллин Д.Р. Шәхси беренчелектә 30 кг га кадәр авырлык категориясендә 3 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз 2 нче урын, шул ук авырлыкта 1 нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Ильяс 3 нче урын, ә 50 кг га кадәр үлчәү категориясендә 9 нчы сыйныф укучысы Фәйзуллин Нәфкать 2 нче урынны алдылар.
-
Тимурчылыкка йөрибез 04.04.2015

Бүген 5 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Насретдинова Алия белән үзләре шефлык итә торган ялгыз яшәүче тыл ветераны Салаватова Фәймә янына бардылар. Хәлләрен сораштылар, төрле йомышларын, эшләрен үтәргә һәрвакыт әзер булуларын җиткерделәр. Ни кызганыч , Фәймә апалары эшне сирәк куша шул. Алып килгән күчтәнәчләрен тапшырып укучылар ветеранга үзләренең ихтирамнарын белдерделәр.
-
"Язның беренче кунаклары" 03.04.2015

Кайбыч муниципаль районының укучылары һәм тәрбияләнүчеләр арасында “Язның беренче кунаклары” дип аталган сыерчык оялары конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 2 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Инсафның әтисе Фәнис белән ясаган сыерчык оясы 3 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
Кошлар-безнең дуслар 02.04.2015

1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Ә безнең илдә исә 1927 нче елның 1 апреленнән башлап кошлар көне үткәрү традициягә кергән.
Бүген мәктәптә кошлар көнен биология укытучысы Сабирова Г.Х. үткәрде. Бу көнгә хәзерлек эшләре шактый алдан башланды. Укучылар кошлар көне уңаеннан кош оялары, рәсемнәр ясадылар. Кичә барышында традиция буенча укучылар ел кошларын искә төшерделәр, кошларның файдасы һәм аларны саклау турында әңгәмә үткәрелде, кошлар турында шигырьләр сөйләнде.
Кичәнең икенче яртысында 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. КВНда 1 генә очкога өстенлек белән 8 нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Ике командага да кызыклы уеннары өчен рәхмәт.
-
Көлке көне белән! 01.04.2015 Бүген Көлке көне- алдаукөне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Бүген мәктәптә бу көн уңаеннан кичә булды.Чарада бәйрәмнең тарихы турында информация бирелде, укучылар мәзәкчән шигырьләр,такмаклар укыдылар, кызыклы уеннар уйнадылар.












