Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Җиңү бакчасы" 29.04.2015

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бик изге һәм саваплы эш эшләделәр. Алар көче белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә мәктәп бакчасына җимеш агачлары һәм роза чәчәкләре утыртылды. Бакча өчен үсентеләрне һәр укучының ата-анасы, укытучылар һәм хезмәткәрләр бүләк итте. Изге ният белән башкарган бу эшебезнең ахыры да хәерле булсын. Еллар тыныч, имин булып, һава шартлары матур торсын. Утырткан агачларыбыз тиз генә тернәкләнеп китеп озак еллар җимешләр белән сөендерсен. Ә гөлчәчәкләребез мәктәбебезне тагын да матурлап, күңелләребезне иркәләсен. Шушы башлангычка кушылган, ярдәм иткән кешеләрнең барсына да Алланың рәхмәте булсын.
-
Булачак шагыйрьләр мәктәбебездә үсә 28.04.2015

“Сәләт ”яшьләр иҗтимагый фонды, “Сәләт яшьләр үзәге” ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үкәргән “Сәләткә нур булган йолдызлар” Республикакүләм ачык әдәби ярышта “Көмеш каләм” берләшмәсе членнары 7 нче сыйныф укучысы Минвәлиева Илүзә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан Сайранова Р.Т. җитәкчелегендә катнашып таныклыкка ия булдылар. Минвәлиева Илүзә бүләкләү тантанасына барды һәм сәхнәдән үзе язган “Карт әбием” шигырен сөйләде.
-
28.04.2015 ГТО нормаларнын тапшыруның язгы сессиясе дәвам итә. Укучылар кайбер нормаларны тапшырып өлгерде дә инде. Ә йөзү буенча әлегә хәзерлек эшләре бара.

-
28.04.2015

Бүген мәктәпкә Кайбыч сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар һәм аларның укытучылары килеп концерт куйдылар. Концертта катнашучылар музыкаль инструментларда уйнадылар, төрле җырлар башкардылар. Катнашучылар арасында үзебезнең мәктәптә укучы Шәрәфиев Айдар, Гарипов Ринат, Саттаров Айназ һәм Хикмәтуллина Кадрияне күрү, аларны тыңлау- безнең өчен горурлык. Иҗади уңышлар сезгә, яшь артистларыбыз!
-
Котлыйбыз! 27.04.2015

25 нче апрель көнне милли спорт көрәше буенча Николай Фомин истәлегенә укучылар арасында Кайбыч районы Турниры булды. Бу турнирда Динар Гатауллин җитәкчелегендәге командабыз почётлы 3 нче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 25 кг га кадәр үлчәү категориясендә 2 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Риназ 3 нче урын, 30 кг га кадәр үлчәү категориясендә Насретдинов Алмаз 3 нче урын, 50 кг га кадәр үлчәү категориясендә Фәйзуллин Нәфкать 2 нче урын, 60 кг га кадәр үлчәү категориясендә Насретдинов Динар 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!
-
26.04.2015

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"акциясенең 7 нче көнендә укучылар сугыш чоры балалары Сайранова Мөнирә һәм Гарифуллин Харис янында булып балачаклары турында сораштылар, үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Балаларның иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы. 25.04.2015

Шушы тема астында 24 нче апрельдә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышны мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. мәктәп тормышындагы яңалыклар белән таныштырып башлап җибәрде. ЮХИДИ инспекторы Әхмәтов Илфат юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүдә ата-аналарның роле , юл кагыйдәләрен бозган очракта җаваплылык төрләре , ДУУ һәм яктылыкны кире кайтаручы җайланмаларның балаларның иминлеген саклаудагы әһәмияте турында сөйләде. Шушы темаларга караган видеороликларны карау-сөйләүнең тәэсирен тагын да көчәйтте. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Кәлимуллина Фәния 71 нче законның үтәлеше, район буенча балалар арасындагы закон бозу очраклары белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Х. ышаныч телефонының әһәмияте турында чыгыш ясады.
-
25.04.2015

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”ның алтынчы көнендә укучылар тирә-юньне, чишмәләрне җыештырдылар.
-
Тукай безнең күңелләрдә 24.04.2015

Туган тел айлыгы кысаларында уздырылган Г.Тукайның 119 нчы еллыгы уңаеннан туган тел бәйрәмен бүген татар теле укытучысы Нәфыйкова Р.М. оештырды. Укучылар Тукай шигырьләреннән торган әдәби-музыкаль кичәне яратып карадылыр. Кичәдә җырларны “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр башкарды. Районда узучы шигырь бәйрәменә 5 нче сыйныф укучысы Гыйрфанова Ләйләне “Көмеш каләм” түгәрәге җитәкчесе Сайранова Р.Т. һәм 3 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмазны “Җыр сәнгате” түгәрәге җитәкчесе Кадырова А.С. хәзерләде.
-
Хәтер көне 24.04.2015 “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясенең бишенче көне сугышта һәлак булган авылдашларыбызга һәм якташларыбызга багышланды. Педагог-оештыручы Кадырова А.С. бу көнгә багышлап тантаналы сбор үткәрде. Отрядларның рапортыннан соң Кадырова А.С. бу көннең максаты белән таныштыры үтте. Сборда һәлак булган авылдашларыбыз, аларның язмышы, туганнары турында авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия бик тәфсилләп һәм йөрәкләргә үтәрлек итеп сөйләде. Сугышта һәлак булган сугышчыларның оныкчыклары бабаларының тормышы белән таныштырдылар. Тантаналы сбор һәлак булган сугышчыларның хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.












