Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
7 нче сыйныфта комплекслы эш 28.11.2017
Бүген 7 нче сыйныф укучылары белән метапредмет нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан комплекслы эш эшләнелде.
-
Юнармия буенча слетта катнашу. 25.11.2017
Казан шәһәрендә "Юнармия "хәрби-патриотик хәрәкәтенең III Республика слетында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәрәфиев Айрат Айдар улы катнашты. Айрат слеттан бик күп бай ,кызыклы мәгълүматлар белән кайтты.
-
"Дәү әни,әни һәм мин-бердәм гаилә" 23.11.2017
Бүген мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан "Дәү әни,әни һәм мин-бердәм гаилә"дигән өч буыннан торган кичә-бәйге үтте. Кичәдә 4 гаилә катнашты. Гаиләләр үзләре белән таныштырганнан соң, "Җисеменә тиң исем", "Өлкәннәр сүзе-акылның үзе", "Өй эше", "Гаилә ядкәрьләре", "Сорауга җавап",җитезлеккә уен биремнәрен үтәделәр. Кичәбез укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар әниләренә,дәү әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен бүләк иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Иң бердәм гаилә" номинациясендә Фатыховлар,Өметбаевлар гаиләсе,"Иң иҗади гаилә" дип Хикматуллиннар гаиләсе,"Иң сөйкемле гаилә" дип Мотыйгуллиннар гаиләсе,"Иң күркәм гаилә" дип Фәйзуллиннар гаиләсе табылды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!!
-
"Ата-аналар интернет җыелышы" 17.11.2017
-
7 нче сыйныфта ачык ишекләр көне. 15.11.2017
Бүген 7 нче сыйныфта "ачык ишекләр көне" булды. Ата-аналарга ачык дәресләр күрсәтелде. Соңыннан фән укытучылары белән берлектә сыйныф җыелышы уздырылды. Җыелышта укуга булган караш, сыйныфтагы проблемалар каралды.
-
Инглиз теленнән диагностик тест. 14.11.2017
Бүген 4,6,8 сыйныф укучылары инглиз теленнән республикакүләм диагностик тест эшләделәр. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Физкультура укытучылары семинары 10.11.2017
Бүген мәктәбебездә физкультура укытучыларының район методик берләшмә утырышы уздырылды. Семинарда катнашучыларга 4 класста физкультурадан "Баскетбол" темасына ачык дәрес(Укытучысы-Гатауллин Д.Р.), 5-6 сыйныфларда дәрестән соң эшчәнлек буенча "Күңелле стартлар" (Укытучысы-Насретдинов А.Л.)күрсәтелде. Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең эшләрен план нигезендә дәвам иттеләр.
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы 09.11.2017
Соңгы елларда мәктәпләрдә “Тату сыйныф серләре” дигән бәйге уздырыла башлады. Бәйге 5-9 сыйныф укучыларының ата-аналары комитетлары арасында уздырыла. Бу бәйгенең мәктәп туры безнең мәктәптә дә уздырылды. Әлеге бәйгедә сыйныф портфолиосы,”Безнең күңелле тату сыйныф”дигән темага презентация, сыйныф ата-аналары төзегән кичә, “Тату сыйныф серләре”-астында укучыларын үзләренең сыйныфларын тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйге укучыларны,сыйныф җитәкчеләрен һәм ата-аналарны берләштерү максатыннан уздырылды.Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча 1 нче урынга 7 нче сыйныф ия булды, 2 нче урынны 8 нче сыйныф яулады, 3 нче урынга 6 нчы сыйныф укучылары лаек булдылар. Котлыйбыз,укучылар!
-
ТР Конституциясе көне 06.11.2017
6 нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республикабызда яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2017
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.Шул бәйрәм көне уңаеннан мәктәбебездә рәсемнәр күргәзмәсе урын алды.