Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
WORLDSKILLS KAZAN 2019 07.12.2017
-
Шәүкәт Биктимеров конкурсы буенча 3 урын 07.12.2017
7 нче декабрь көнне мәктәбебезнең Насрутдинова Алия,Сайранова Резидә һәм Кадырова Айгөл җитәкчелегендәге "Сәйлән" театр коллективы Шәүкәт Биктимеров исемендәге VI Республика театр сәнгате конкурсында Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" әсәреннән өзек белән катнашып, III урын алып кайттылар.I турга видеоязма тәкъдим ителгән иде. II тур Шәүкәт Биктимеровның туган ягы Сабада узды. Җиңүегез белән котлыйбыз Сезне!
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 06.12.2017
Бүген 9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы узды.
-
Агачларны кышка әзерлибез 05.12.2017
Мәктәбебездә һәрбер укучының үз җимеш агачы бар. Балалар башлангыч сыйныфлардан ук агачларны тәрбияләргә, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Кыш көне агачлар да ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә һәр укучы,башлангыч сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә агачларны төрле ерткычлар саклап калыр өчен тиешле чаралар күрәләр.
-
Тарих,җәмгыять белеме атналыгы 05.12.2017
5 декабрь көнне тарих укытучысы Вилданова Л.Х. 8 сыйныф укучылары белән "Эшмәкәрлек"темасына сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чара вакытында эшмәкәр сүзенә билгеләмә бирелде, эшмәкәр булу өчен файдалы киңәшләр бирелде. Укучылар 3 төркемгә бүленеп эшмәкәрлек формалары белән таныштылар һәм "Уңышлы бизнес" үрнәген төзеделәр.
-
Яшь гражданнар форумы 05.12.2017
-
Йөзү буенча ярыш 02.12.2017
-
#СтопВИЧ/СПИД# 01.12.2017
1 нче декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Ул 1988 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге чир ел саен меңләгән кешенең гомерен алып китә. Шуңа күрә СПИД һәм ВИЧ эпидемиясе хакында күбрәк мәгълүмат булдыру, аны булдырмау һәм алдан ук саклану чараларын белеп тору максатыннан мәктәпләрдә "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акцияләре уздырылды. Бу чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Сыйныф сәгатендә эпидемиянең килеп чыгуы, аларның нәрсә аңлатуы, саклану чаралары турында һәм "Халыкара СПИДка каршы көрәш көне"нең символына әверелгән кызыл тасма хакында сөйләнелде.
-
"Яшь педагог мәктәбенең "район методик берләшмә утырышы. 29.11.2017
Бүген бездә "Яшь педагог мәктәбенең" район методик берләшмә утырышы уздырылды. Утырышта мәктәбебезнең югары квалификацияле укытучылар - Сабирова Г.Х., Хәмидуллина М.С. ачык дәресләр күрсәттеләр. Технология укытучысы Насретдинов А.Л., музыка укытучысы Кадырова А.С.яшь белгечләргә "Балчыктан чүлмәк ясау", "Гармун көйләре" буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр.
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабы 29.11.2017
7 нче сыйныф укучылары ата-аналары белән берлектә "Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабында катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Молодцы!!!