Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Котлыйбыз!!! 29.12.2017
6 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә,7 нче сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш (җитәкчесе Хәмидуллина М.С.), фәнни тикшеренү һәм иҗади эшләр Республика конкурсында катнашып II дәрәҗәдәге диплом, 9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Алия (җитәкчесе Сабирова Г.Х.) II дәрәҗәдәге диплом, 4 нче сыйныф укучысы Сиразиева Гөлназ (җитәкчесе Вилданова Д.Р.) III дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Күңелле каникуллар. 28.12.2017
Укучыларның каникуллары файдалы да, күңелле дә үтсен өчен әти-әниләр дә, укытучылар да тырыша. Бүген мәктәбебезнең 1,2, һәм 3 нче сыйныф укучылары "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексына су коенырга бардылар.
-
Активистлар өчен чыршы бәйрәме 28.12.2017
Бүген "Салават күпере" спорт комплексында актив укучылар өчен чыршы бәйрәме уздырылды. Чыршы бәйрәмендә балалар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Хикматуллина Кадрия "Яңа ел сәгатьләре" җыры белән чыгыш ясады. Бу бәйрәмдә шулай ук 8 нче сыйныфтан Гирфанова Ләйлә,Гирфанова Адилә, Сабирова Илсөя, Хәйруллина Илзирә дә катнашты. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Кышкы лагерь 27.12.2017
25 декабрьдән 9 нчы сыйныф укучылары өчен кышкы лагерь эшли башлады. Лагерьда укучылар ял итү белән берлектә имтиханнарга әзерләнү эшләрен дә алып баралар.
-
Республикада чыршы бәйрәме 25.12.2017
Бүген Казан шәһәрендә укучыларның республикакүләм Президент Чыршысы бәйрәме үтте. Әлеге күңелле чарада безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Алия катнашты.
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2017
Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар өчен "Яңа ел могҗизалары" бәйрәме булып үтте. Яңа ел тамашасы әкиятләштерелгән формада уздырылды. Балалар чыршы әйләнәсендә үзләренең матур шигырьләрен, җырларын башкардылар, биюләрен күрсәттеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Тамашага укучыларның әти-әниләре дә килде. Тамаша ахырында барлык укучылар Кыш бабай кулыннан "Яңа ел "бүләкләре алдылар.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел"! 25.12.2017
Бүген 6-9 нчы сыйныф укучыларының "Хуш киләсең,Яңа ел"! исемле Яңа ел бәйрәме уздырылды.Бәйрәмне сыйныф җитәкчеләре белән берлектә 7 сыйныф укучылары уздырды. Быелгы бәйрәмгә Яңа елга багышлап бию башкару,фото төшү өчен фон ясау, плакат чыгару һ.б бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм ахырында жюри җиңүчеләрне билгеләде: I нче урында - 9 нчы сыйныф, II нче урында - 6 нчы сыйныф, III нче урында - 8 сыйныф укучылары булды. Тамаша ахырында барлык укучыларга да Яңа ел бүләкләре таратылды.
-
"Әтине,әтине һәм хоккейны яратам" 23.12.2017
-
Яңа елга әзерләнәбез 20.12.2017
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Яңа 2018 нче елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде.Барчабыз да тырышып мәктәп эчен бизибез, кардан төрле фигуралар ясыйбыз.
-
Яңа елны көткәндә 20.12.2017
Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Сыйныфларда яңа елга карата стенгазеталар чыгарыла,сыйныфлар бизәлә. 9 сыйныф укучысы Салаватуллина Айзилә ясаган рәсем аеруча да игътибар үзәгендә.