Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
E-Mail: | sch723@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 91 учеников /91 укучы, в филиале-8 учеников / филиалда -8 укучы |
У нас учат: | 18 учителей/ 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Табигать могҗизалары. 17.10.2013
Мәктәптә табигать могҗизалары күргәзмәсе үткәрелде. Барлык сыйныфлар да бу күргәзмәдә бик теләп катнаштылар. һәр укчы күргәзмә өчен җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән төрле композицияләр ясап алып килде. Җиңүче сыйныфлар билгеләнде. Уйлап табу сәләтенә бай булган укучылар аерым бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән. 15.10.2013
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын.
-
"Көз нигъмәтләре - 2013" 15.10.2013
13 нче октябрь көнне районыбызда "Көз нигъмәтләре - 2013" ярминкәсе үтте.
-
Бәйрәмгә әзерлек. 11.10.2013
Мәктәптә көз бәйрәмнәре дәвам итә. 5,6 нчы сыйныф укучылары Сөмбелә бәйрәменә әзерләнәләр.
-
Ата-аналар җыелышы. 10.10.2013
Бүген, 10 нчы октяберьдә, мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны мәктәп директоры Хөснетдинов Рәис башлап җибәрде. Ул ата-аналарны мәктәп тормышы, мәктәп бакчасыннан җыеп алынган уңыш турында отчет ясады. Җыелыш классларда дәвам итте.
-
Олимпиадаларның мәктәп туры.
08.10.2013
Мәктәпләрдә олимпиадаларның беренче туры башланды. Тарихтан үткәрелгән олимпиадада 1нче урынны Платонов И. , 2 нче урынны- Кошкин Игорь алды.. Аларга олимпиадаларның район турында уңышлар телик.
-
Эше барның-ашы бар.
08.10.2013
Бүген дәресләрдән соң мәктәбебез укучылары һәм укытучылар коллективы кәбестә уңышын җыеп, кышкы саклауга куйдылар. Быел кәбестә уңышы мул,укучыларга кыш буена җитәрлек витаминлы азык бар.Укучыларның җәй буе тырышкан хезмәте бушка китмәгән.
-
Укытучыңны котла! 07.10.2013
5 октябрь-Укытучылар көне. Бу бәйрәм күңелле үтсен өчен мәктәп үзидарәсе күп көч куйды: һәр сыйныф үзенчәлекле итеп сыйныф җитәкчесен котлады,укытучыларга багышланган концерт , стенгазета,ветеран укытучыларга котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
-
Волонтерлар ярдәмгә ашыга. 07.10.2013
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Мәктәбебезнең волонтерлары ветеран -укытучы Әхмәдуллина Эльхамия апа янында булдылар, төрле эшләрдә ярдәм иттеләр. Эльхамия апа укучыларга төпле киңәшләрен бирде, изге теләкләр теләде.
-
Укытучылар театрда. 07.10.2013
5 нче октябрь көнне укытучылар коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Казанда билгеләп үттеләр. К.Тинчурин исемендәге театрда "Гөлшаян" дигән театр карап ял итеп кайттылар.