Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Котлыйбыз, Динара !
12.02.2014
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Динара республикада үткән олимпиадада 74 балл җыеп,призлы урынга лаек булды. Динараның җитәкчесе- югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаматшина Гөлнур Гарәф кызы. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Музейга экскурсия.
12.02.2014
"Тамчылар"түгәрәгенә йөрүчеләр Галия Кайбицкая музеена экскурсиягә бардылар. Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
"Татарстан чаңгы юллары-2014" 09.02.2014

Бүген мәктәпнең барлык укучылары да чаңгыга басты. Традициягә әйләнгән бу спорт бәйрәме берничә этапта оештырылды:1-4 нче сыйныфлар, 5-7 сыйныфлар, 8-11 сыйныфлар һәм әти-әниләр. Узыштан соң барыбыз да чәй һәм кайнар коймаклар белән сыйландык.
-
Cөлге чигү бәйгесенә йомгак ясалды. 07.02.2014

Мәктәбебездә "Сәлге чигү" бәйгесе игълан ителгән иде .Бүген бу бәйгегә йомгак ясалды. Гәлләмова Эльвира--1 урын, Платонова Анжелика--2урын,Гиматева Минзилә 3 нче урынга лаек булды.Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Чаңгыда йөреп чыныгабыз. 04.02.2014

Кыш - сәламәтлегебезне ныгыту өчен менә дигән ел фасылы. Моны әти-әниләр дә яхшы аңлый. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр көн саен чаңгыда йөрүне үзләренә максат итеп куйдылар.
-
Олимпиадага әзерлек. 03.02.2014

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Динара Казанда узачак татар теле фәне буенча олимпиадага әзерләнә. Динарага уңышлар телибез.
-
Туган көнең белән, Укытучы!
01.02.2014
Хөрмәтле Надия Кәримовна!
Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы - хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле , балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
-
Пробный ЕГЭ по русскому языку. 28.01.2014

Сегодня в школе состоялся пробный ЕГЭ по русскому языку. . Все успешно справились с заданиями ЕГЭ.
-
Ленинград блокадасана 70 ел. 27.01.2014

Мәктәптә Ленинград блокадасына 70 ел уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Бүген 5, 6 нчы сыйныфларда "Кирәкми безгә сугыш!" темасы астында тәрбия сәгате, ә 7 нче сыйныфта рәсем бәйгесе үтте. Бу бәйгедә барлык укучылар да бик теләп катнашты. Дәресләрдә презентацияләр кулланылды.
-
Уңышлар сиңа, Рафил! 25.01.2014

Чәчкаб урта мәктәбендә үткән бадминтон ярышларында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Хөснетдинов Рафил 3 нче урынга лаек булды. Рафилга уңышлар телибез.





