Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Театр атналыгы дәвам итә.
23.12.2013
Бүген мәктәптә 3 сыйныфлар "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар үзләренең рольләрен бик оста башкардылар. Аларга уңышлар телибез.
-
Мәктәптә регионара семинар. 21.12.2013

Кичә мәктәптә Кайбыч һәм Чувашиядән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинары үтте. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хаматшина Гөлнур Гарәф кызы һәм Козлова Раилә Навафил кызы Сингапур методикасын кулланып дәрес күрсәттеләр.
Мәктәптә семинар барышында килгән кунакларга "Милләт үсеше нигезенең рухи кыйммәте буларак татар телен саклау!" исеме астында кичә үткәрелде. Бу кичә тамашачылар күңеленә бик хуш килде.
-
"Чисталык дәресе".
21.12.2013
Кичә барлык мәктәпләрдә дә экологияне саклау, яклау максатыннан "Чисталык дәресләре" үтте. 3, 4 нче сыйныфта үткән "Табигатьне саклыйк! " дип исемләнгән дәрестә Кайбыч таңнары журналисты Мингазиз Сөнгатуллин да катнашты.
-
Театр атналыгы дәвам итә. 21.12.2013

Бүген мәктәптә 4 нче сыйныф укучылары Ләбиб Леронның "Бүртәй белән Кикрикҗан" маҗараларын сәхнәгә куйдылар. Барлык укучылар да рольләрне оста башкардылар. Аларга уңышлар телик.
-
Туган телем - серле тел. 17.12.2013

Бүген Кайбыч районы сыйныфтан тыш эшләр үзәгендә "Туган телем - серле тел" дигән шигъри бәйге үтте. Бәйгедә Чүти урта мәктәбеннән Тараканова Марина һәм Закирова Алсу 1 нче урын, Шәрәфетдингова Эльмира 2 нче урынны алды.
-
Театр атналыгы дәвам итә. 17.12.2013

Мәктәптә театр атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясады. 1, 2 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" шигырьләрен, 3 нче сыйныф "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Вячеслав Митрофановның иҗат кичәсе. 16.12.2013

Шимбә көнне Чүти мәдәният йортында Вячеслав Митрофановның иҗат кичәсе үтте.
-
Туган авылларына солдатлар кайта. 16.12.2013

Бүген мәктәпкә армия сафларыннан яңа гына кайткан Юсупов Риназ килде. Риназ 10,11 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.
-
Яңа елга әзерлек башланды. 16.12.2013

Мәктәптә яңа елга әзерлек башланды. Бүген укучылар кардан фигуралар ясадылар.
-
Мәктәптә театр атналыгы. 13.12.2013

Мәктәптә театр атналыгы башланды. Беренчеләрдән булып сәхнәдә 5 нче сыйныфлар Туфан Миңнулинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" пьесасын сәхнәләштерделәр.





