Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
"Ел укытучысы-2014" 25.01.2014

Кичә Чүти урта мәктәбендә ОБЖ укытучыларының "Ел укытучысы-2014" конкурсының зона туры үтте. 1нче урынга Чүти урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Бикбов И.М. лаек булды.
-
Һөнәр сайлар вакыт җитте.
24.01.2014
Мәктәпкә 11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Казан кооператив институтыннан делегация килде. Алар укучыларны әлеге югары уку йортына керү тәртипләре белән таныштырдылар. Шулай ук биредә нинди профессия алырга мөмкин икәнлекне аңлаттылар.
-
Сочи -2014.
21.01.2014
Сочида узачак кышкы Олимпиадага санаулы көннәр генә калды. Бүген мәктәбебезнең 5,6 нчы сыныфларында "Хуш киләсең, Олимпиада! " дигән сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар Олимпиада узачак объектларның презентациясе белән таныштылар, Олимпиадага багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
Җиңүчеләр билгеле. 20.01.2014

"Туыдым җондызы" фестиваленең зона туры Мәлки мәдәният йортында үтте. 6 нчы сыйныф укучысы Леонтьева Диана һәм 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Мариналар финалга чыктылар. Алар 5 нче февральдә Казанда үтәчәк бәйгедә катнашачаклар. Без аларга уңышлар телибез.
-
Укучыларыбыз Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып урыннар яуладылар. 20.01.2014

2 нче чиректә укучыларыбыз Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып урыннар яуладылар. Бүген линейкада аларны бүләкләү тантанасы булды.
-
1 нче гыйнвар-Һади Такташның туган көне. 20.01.2014

Бүген мәктәбебезнең китапханәчесе укучылар белән Һади Такташның туган көнен билгеләп үттте.
-
"Туыдым җондызы"
18.01.2014
Бүген мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Марина, 6 нчы сыйныф укучысы Леонтьева Диана Мәлки мәдәният йортында үткәреләчәк "Туыдым җондызы" бәйгесендә катнашалар.
-
"Кар десанты".
17.01.2014
Мәктәптә тимурчылык эше гөрләп бара. Бүген укучыларыбыз үзләренә билгеләнгән әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗларга ишек алларын кардан арындырырга ярдәм итттеләр. Аларның хәлләрен сораштылар, сөйләшеп утырдылар.
-
Кышкы табигатькә экскурсия.
16.01.2014
Кар яуган! Яуган мамык кебек кар!
Ап-ак булганнар
Урамнар,кырлар.
Әйе,табигатькә кыш килде! Чып-чын кыш! Ап-ак карлы,агачлары бәскә төренгән,җиргә мамыктай түшәлгән карлы кышны укучылар зарыгып көтте.Бүген 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары экскурсиягә чыктылар:рәхәтләнеп тауда шудылар,йомшак карны тәгәрәтеп Кар бабай ясадылар.Кышкы салкын битләрне чеметкәләсә дә,укучылар кайтырга ашыкмадылар.Кышкы табигать балаларның шат авазыннан яңгырап торды.
-
Пробная ГИА по русскому языку.
14.01.2014
Учащиеся 9 класса готовятся к ГИА. 10 января 2013 года в школе состоялась пробная ГИА, в которой все участвовали. Для Хуснутдиновой Лейсан при выполнении заданий ГИА трудностей никаких не было.





