Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәптә үзидарә көне. 07.03.2014

Мәктәптә бүген үзидарә көне. 10, 11 нче сыйныф укучылары үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар. 5 дәрестән соң 8 март бәйрәменә багышланган концерт булды.
-
"Дан сиңа, солдат!"
06.03.2014
Район социаль бүлеге "Дан сиңа, солдат!"исеме астында рәсем бәйгесе үткәрде. Бәйгедә безнең мәктәптән Пиркина Алинә катнашып 1 нче урынга лаек булды.
-
"Ягез әле, кызлар!" 06.03.2014

Бүген мәктәптә 5, 6 нчы сыйныфлар арасында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үтте. Ике сыйныф та бу бәйгегә бик тырышып әзерләнгәннәр. Командалар арасында ярыш бик кискен барды. 3 балга өстенлек белән 6 нчы сыйныф укучылары җиңде. Җиңүче командага грамоталар тапшырылды.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 05.03.2014

Мәктәптә 8 март бәйрәменә әзерлек тулы көченә бара. Бүген әниләргә багышланган шигырьләр бәйгесе үтте. 6 нчы сыйныф укучылары тарафыннан бәйрәм газетасы чыкты.
-
Афәрин ,Марина!
28.02.2014
Бүген мәктәбебезнең 2 укучысы Яшел Үзән шәһәрендә үткән Каюм Насыйри исемендәге 12 яшүсмерләр фәнни -тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып грамоталарга ия булдылар. 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Марина 3 нче урынга лаек булды.
-
"Ел укучысы-2014". 27.02.2014

Бүген мәктәптә "Ел укучысы-2014"бәйгесенең мәктәп туры үтте.Финалга чыккан 3 укучы арасыннан 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Динара 1 нче урынны яулап район турына үтте. Динарага уңышлар телибез!
-
Җәлилчеләр иҗатына багышланган шигьри бәйге.
27.02.2014
Бүген Кайбыч мәдәният йортында Җәлилчеләр иҗатына багышланган шигьри бәйге узды. Бәйгедә 7 нче сыйныф укучысы Тараканова Марина 1 нче урын, 1 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Фәнил 3 нче урынны алды. Марина районыбыз данын Казан шәһәрендә яклаячак.
-
Мәктәп музеена экскурсия.
25.02.2014
Бүген башлангыч сыйныф укучылары музейга экскурсия ясадылар. Музей җитәкчесе Раилә Навафиловна "Дан сиңа совет солдаты!" дигән темага укучылар алдында чыгыш ясады, музей экспонатлары белән таныштырды.
-
"Ягез әле, егетләр". 24.02.2014

Мәктәптә физик һәм патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан бүген 5-7 нче сыйныфлар арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үтте. 1 нче урынны 5 нче сыйныфлар алды.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез безнең куаныч!
Сез- алтын багана, гаиләдә сез терәк!
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк.





