Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
E-Mail: | sch723@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 88 ученика /88 укучы, в филиале-9 учеников / филиалда -9 укучы |
У нас учат: | 21 учитель/ 21 укытучы |
-
Әти-әниләр җыелышы
21.03.2024
Бүген, 21 нче мартта, Чүти урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелыш башлангыч сыйныфларның "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага багышланган агитбригада чыгышы белән башланып китте. Айсылу Миргумәр кызы "Вакытны дөрес сарыф итик" дигән темага доклад укыды. Биология укытучысы Таңсылу Геннадий кызы җитәкчелегендә күрсәтелгән осталык дәресенең дә әти-әниләргә файдасы бик зур булачак, чөнки ул кайбер эчемлекләрнең кеше организмына зыяны турында иде. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте.
-
“Аҗаган-2024”
09.03.2024
Бүген Чүти урта мәктәбендә “Аҗаган-2024” уены үтте. Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. Уен барышында катнашучылар ике ротага бүленеп, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярыштылар.
Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә 2 нче рота җиңү яулады. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде.
-
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”
04.03.2024
Махсус хәрби операциядәге егетләрнең күңелләрен күтәрү, өй атмосферасы булдыру йөзеннән кулдан киселгән токмачлар һәм 50 кг га якын чәк-чәк әзерләнде . Бу тәм- томнар егетләребезгә барып ирешер дигән теләктә калабыз.