Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Сулыкларны саклау-безнең дә бурычыбыз. 17.06.2015
"Су-тереклек чыганагы"темасына әңгәмә үткәрдек.Кешеләр, үсемлекләр,хайваннар өчен дә су кирәк.Судан башка тереклек юк.Без кечкенә булсак та сулыкларыбызны саклау ,елга-күл буйларында сак булу кирәк икәнлеген аңлаттык.Бергәләп бакчабыз "күленнән" "балыклар" тоттык.
-
Урман дәресе. 15.06.2015
"Урман дәресе" бик күңелле үтте.Балалар урман турындагы белемнәрен ныгыттылар,табышмакларга җаваплар таптылар.Урманда ял иткәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерделәр.
-
1 июнь-Балаларны яклау көне. 01.06.2015
Ал кояш күгебездә,
Шатлыклар күңелебездә.
Дуслар килегез кунакка-
Сабантуй бүген бездә.
Балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызда "Балалар сабантуе"үткәрдек.Балалар төрле милли уеннарда актив катнаштылар.
-
Сау бул,бакчам! 30.05.2015
Менә инде үсеп җиттек,
"Сау бул,бакчам!" -диябез.
Китап, дәфтәрләрне алып.
Тиздән мәктәпкә китәбез.
Бүген,бакчабызда шатлыклы да,моңсу да бәйрәм үтте. Бакчабызга йөрүче 10 бала яраткан бакчалары белән саубуллашты.Алар тиздән укучылар булып мәктәп бусагасын атлап керерләр. Балаларыбызга тик уңышлар гына юлдаш булсын!
-
Без табигать кочагында. 28.05.2015
Без балалар белән табигать кочагына экскурсиягә чыктык, Гөбнә елгасы буенда, болынлыкта, күңел ачтык, җырладык, биедек, төрле уеннар уйнадык. "Табигатьне бергәләп саклыйк!", "Табигать һәм кешеләр!" темаларына әңгәмәләр үткәрдек.
.
-
27.05.2015
Безнең бакчабызны бизәп-ирисләребез дә чәчәккә төренде.
-
Беренче язгы чәчәкләребез. 25.05.2015
Бакчабызда көтеп алынган язгы чәчәкләр-ләләләр чәчәк атты.Балалар аларга су сибәләр,һәр яңа аткан чәчәккә карап сокланалар. матурлыкны күрә белү, саклау кирәклеген тәрбияче апалары белән бергәләп төшенәләр.
-
Уйный-уйный өйрәнәбез. 18.05.2015
Уен аша бала дөньяны танып белә,акылын баета, уeн ярдәмендә үсә. Уен шулай ук игътибарлылыкны үстерә, сүз запасын баетуга ярдәм итә. Без бүген бакчабызда юл кагыйдәләрен кабатладык, төрле уeннар уйнадык.
-
Китап-белем чишмәсе. 15.05.2015
Авыл китапханәчесе Драндрова Инна апалары балаларны яңа китаплар белән таныштырды, әкиятләр,шигырьләр укыды.
-
13 май - экология көне. 13.05.2015
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң, табигать баласы!
Бакчабызда "Экология көне"нә карата әңгәмә үткәрдек.