Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Чыршы уенчыклары" 26.12.2015
Чыршыбызны бизәү өчен уенчыкларны балалар белән бергәләп әниләребез,әбиләребез дә ясады. Гибатдинов Ислам, һәм Воробьёв Фёдорның Кыш бабай һәм Кар кызлары беренче урыннарга лаек булды.
Наши мамы и бабушки приняли активное участие в конкурсе "Новогодние игрушки". Гибатдинов И. и Воробьёв Ф. заняли первые места.
-
25.12.2015
Родители могут ознакомиться на странице Родителям с Постановлением Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан «Об утверждении нормативов финансирования деятельности дошкольных образовательных организации муниципального образования «Кайбицкий муниципальный район» на 2016 год».
Ата-аналар карар белән "Ата-аналарга " бүлегендә таныша алалар.
-
23.12.2015
Әй, Кар кызы, Кыш бабай,
Хуш киләсез, узыгыз бире.
Кунак булып килерсез дип
Күптән көттек без сезне.
Бакчабызда "Кар кызы һәм Кыш бабай"га багышланган рәсем бәйгесендә балаларыбыз актив катнашты. Алар ясаган рәсемнәр күргәзмәбезгә куелды. Иң оста рәссамнар билгеләнде. Аларга "Чыршы" бәйрәмендә Кыш бабай бүләкләр тапшырыр.
Дети с удовольствием участвовали в конкурсе рисунков . Самые талантливые художники получат подарки от Деда Мороза .
-
18.12.2015
Нинди матур безнең бүлмә,
Җем-җем итеп тора ул.
Көтәбез Кыш бабайны.
Тизрәк килсен иде ул!
Яңа ел бәйрәмен балалар түземсезләнеп көтәләр.Төрле уенчыклар, бизәкләр ясадылар.Бүлмәләрне дә бизәп куйдылар.
-
Ата-аналар җыелышы.
17.12.2015
Бакчабызда ата-аналар җыелышы үтте. Барлык ата-аналар да җыелышта катнашты. Ата-аналарны 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләүләр белән таныштырдык, төрле сорауларга җавап бирдек.
-
"Иң матур чыршы" бәйгесе. 16.12.2015
Әти-әниләр белән бергәләп балалар чыршылар ясадылар. "Кышкы урманга" беренчеләрдән булып Волков Богдан, Кисапов Николай,Тараканов Никита "чыршылар" утырттылар.
-
"Кыш бабай остаханәсендә" 14.12.2015
"Кыш бабай остаханәсендә" бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды. Тәрбияче апалары белән бергәләп балалар бүлмәләрне бизәү өчен төрле уенчыклар ясадылар.
-
Җимлекләр ясыйбыз. 05.12.2015
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен әтиләр белән бергәләп җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Җимлекләргә ипи, ярмалар салдык. Башка көннәрне дә чыгып, кошлар өчен ризыклар салабыз. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен үзебез дә сөендек.
-
Кышлаучы кошлар. 04.12.2015
Балалар бездә кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, рәсем ясадылар.
-
02.12.2015
Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип,
Кичен уйлап тордык та -
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.
Балалар җепшек кардан Кар бабайлар ясадылар.