Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Дөнья яме - хатын - кызда! 07.03.2015
Гүзәлләрдән гүзәл,и,хатын - кыз!
Гаиләнең ул җылы учагы.
Мәрхәмәтлек, изгелекләр сыйган
Йөрәгендә бары яхшылык.
Балалар бакчасында бүген әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең өйрәнгән матур җырларын, биюләрен күрсәттеләр.
-
Ветераннар! Сезгә хөрмәт,ихтирамнар. 06.03.2015
Бүген авылыбыз клубына сугышның бөтен авырлыгын күтәргән,аның газап-михнәтен кичергән тыл-хезмәт батырлары- ветераннарыбыз чакырылды.Башлангыч мәктәп укучылары һәм бакчабыз балалары алар алдында чыгыш ясадылар.
-
06.03.2015
Алыгыз,Сез, бүләк итеп
Котлауларның иң зур бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп тапкыр
Якты Җиңү бәйрәмен.
-
"Әнием-күңелем кояшы". 05.03.2015
Айдан,кояштан кадерле
син ул әнием.
Иң ягымлы,иң сөйкемле
Син ул әнием.
Балаларыбыз әниләренең портретларын ясадылар."Әнием -күңелем кояшы" рәсемнәр күргәзмәсенә әниләребезнең портретларын куйдык.
-
02.03.2015
Балаларга сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү; тынычлык сөюче шәхес ,ветераннарга олы хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан "Җиңүнең 70 еллыгына" карата стенд ясадык.
-
Котлыйбыз! 26.02.2015
Кулъяулыгым матур булды
Бергәләп чиккәч.
Чигәрмен әле үзем генә
Мин үсеп җиткәч.
"Кулъяулык" бәйгесенә йомгак ясалды. Район буенча үткәрелгән бу бәйгедә дә безнең балаларыбыз сынатмады. Корникова Анюта-1 урын, Чинакина Диана һәм Абульханова Аделя - 2 урынны алдылар. Кызларыбызны котлыйбыз!
-
"Йолдызлык-2015". 25.02.2015
Мәлки мәдәният йортында үткәрелгән "Йолдызлык - 2015" зональ сайлап алу турында безнең балаларыбыз да катнашты. Волков Богдан уңышлы чыгыш ясап финалга чыкты.
-
"Кышны озату" 22.02.2015
Авылыбызның уртасында "Май чабу" - "Кышны озату" бәйрәме оештырылды. Таудан чана шуу, бизәлгән атларга утырып йөрү,милли жыр-биюләрдә һәм башка бик күп уeннарда безнең балаларыбыз да катнашты.
-
Бәйрәм белән котлыйбыз! 21.02.2015
Бүген бакчабызга кунак булып әтиләр, бабайлар килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
20.02.2015
Солдатка китә егетләр
Үз илен яклар өчен .
Ватан терәге -ир, дигән
Исемне аклар өчен.
Без балалар белән бергәләп стенгазетага материаллар тупладык, авылыбызның солдатта хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләре турында әңгәмә үткәрдек. Газетабызны чыгаруда балалар актив катнаштылар.