Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
07.08.2015
Алманың була алы,
Кызылы һәм яшеле,
Алмада җыелгандыр
Витаминнарның шәбе.
Җәйге ял вакыты булса да, бакчабызда, һәркөнне диярлек эш кайный. Бүген алмадан балаларга кайнатма ясадык, компот ясау өчен киптереп тә куйдык.
-
Суган уңышы.
03.08.2015
Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Бакчабызда суган уңышы мул булды. Балаларга ел буена җитәрлек суган үстердек һәм җыеп алдык.
-
22.07.2015
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!" – дияләр.
Быел чия күп булды. Балалар бакчасында эшләгән, лаеклы ялга чыккан, Уткина Луиза апа һәм аның тормыш иптәше Василий абый балаларга кайнатма, компот ясарга ике чиләк чия җыеп китерделәр. Аларга бик зур рәхмәт!
-
Әниләргә рәхмәт!
15.07.2015
Бүлмәләребезне матурайту,буяу эшләрендә әниләребез дә теләп ярдәм итәләр.
-
Бакчабызда эш кайный...
13.07.2015
Бакчабызда буяу эшләре башланды.
-
11.07.2015
Чәчәкләребез берсе артыннан икенчесе чәчәк ата. Алар бакчабызга ямь,тирә-якка матурлык сибеп утыралар.
-
Яшелчә бакчабыз.
10.07.2015
Тырышлыгыбыз нәтиҗәсе -бакчабызда яшелчәләр күзгә күренеп үсәләр.
-
Хуш,бакчабыз!
30.06.2015
Бүген бакчабыз белән көзгә кадәр саубуллашабыз.
Җәйге ялларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә,чыныгып исән-имин бакчабызга килергә язсын!
-
27.06.2015
Бакчабызда редис
Үсте бигрәк тиз!
Үзебез үстергән яшелчәләрдән салатлар бигрәк тәмле!
-
Хәтер көне.
22.06.2015
-Яшь корбаннар сорап
Җирдә һаман-һаман
Кабыналар сугыш утлары.
Шушы сугышларда ничә еллар
Башын сала халык уллары.
Бүген балалар белән "Хәтер көне"уңаеннан һәйкәл янына бардык,илебез иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган,төрле сугышларда катнашкан һәм һәлак булган,хәбәрсез югалган авылдашларыбызны искә алдык.