Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2015
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте юлга.
Өлкәннәр килде бәйрәмгә
Атлап кояшлы юлдан.
Бүген өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үтте. Балалар әби-бабайларны котлап концертта катнаштылар.
-
Музейда. 28.09.2015
Авылыбыз тарихы белән кызыксынучанлык, аның кешеләре белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан төрле чаралар уздырабыз.Бүген авылыбыз музеена экскурсиягә бардык. Авыл ветераннар советы рәисе Уткин В.С.балаларны музей экспонатлары белән таныштырды. Тәрбияче Сунгатуллина Е.А. балалар белән "Онытма син!" темасына әңгәмә үткәрде.
-
"Милләтләр кроссы-2015" 26.09.2015
Бакчабыз коллективы,ата-аналар,балалар Бөтенроссия "Милләтләр кроссы"акциясендә актив катнашты. Соңыннан бергәләп коймак белән чәй эчтек.
-
"Өч күзле патша" бәйгесе. 23.09.2015
Җәен,көзен,яз,кышын.
Иртән.кичен,көндезен
Ача,йома өч күзен.
Телсез әйтәдер сүзен.
Бик тиз аңлыйлар сүзен.
Бәйгедә балалар актив катнаштылар, светофор турында табышмаклар әйттеләр, светофор рәсемен кисеп-ябыштырдылар.
-
Кайда уйнарга ярый? 21.09.2015
Юлда транспорт йөри,
Без шунда ук уйныйбыз.
Бәлага юлыгабыз, дип
Бер дә уйламыйбыз.
Балалар белән "Кайда уйнарга ярый?" темасына әңгәмә үтте.Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
-
17.09.2015
Зур бакча алдыбызда,
Кәрзиннәр кулыбызда
Уңышны җыеп алыйк,
Базга төшереп салыйк!
Бүген бакчабыздан кишер,чөгендер җыеп алдык. Кечкенә булсак без дә үз өлешебезне кертергә тырыштык,уңышны капчыкларга тутыруда булыштык.Кишер һәм чөгендер уңышы ,бергәләп күмәк, дус эшләүнең нәтиҗәсе,бик мул булды.
-
11.09.2015
Татарча да яхшы бел!
Урысча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Зурлар төркемендә балалар рус телен бик теләп,кызыксынып өйрәнәләр.
-
08.09.2015
"Игелекле Татарстан" эстафетасына безнең бакчабыз да теләп кушылды. Балалар белән"Игелек эшләү нигә кирәк?" темасына әңгәмә үткәрдек, рәсемнәр ясадык.
-
03.09.2015
Без балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып барабыз. Бу эш балалар учреждениеләрендә тәрбия эше белән беррәттән үткәрелсә нәтиҗәлерәк була.
Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.
Бүген безгә кунакка Хабибуллин Ильшат абыйлары килде.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2015
Исәнме, бакчам, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
Белем бәйрәме белән котлыйбыз!