Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
21.10.2015
Бакчабызда үткәрелә
Бик күп бәйге- ярышлар.
Иң актив балаларыбызга
Бездән бүләк-алкышлар.
Бакчабызда " Көз " темасына багышлап үткәрелгән бәйгеләргә бүген йомгак ясалды. Иң актив балаларга тәрбиячеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Дети,которые активно участвовали в конкурсах получили подарки от воспитателей.
-
19.10.2015
Иске Тәрбит "Гөлбакча" балалар бакчасында үткән семинарда тәрбияче Насырова Л.М. катнашты.
В МБДОУ "Старотябердинский детский сад "Голбакча" прошёл семинар на тему "Построение развивающей предметно - пространственной среды в доу в контексте ФГОС".
-
"Уңыш бәйрәме" 17.10.2015
Без бүген Уңыш бәйрәмен үткәрдек. Аны «Сөмбелә бәйрәме» диеп тә атарга була.
Бәйрәмнең хуҗабикәсе - Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Кызлар аңа башаклардан үреп такыя кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан.
Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык, җырлар җырладык, күңел ачтык..
-
" Алтын көз". 16.10.2015
Барлык балалар һәм әти-әниләр "Алтын көз" гә багышлап үткәрелгән төрле күргәзмәләрдә актив катнаштылар.
-
"Иң матур көзге букет" 14.10.2015
"Иң матур көзге букет" бәйгесенә ясалган букетлар сокланырлык !
-
"Яшелчәләрдән могҗиза" бәйгесе. 12.10.2015
Яшелчәләр өлгерде,
Безнең базларга керде.
Бакчабызга балалар
Яшелчәдән могҗиза ясап килде.
Бәйгедә балалар һәм әти-әниләр теләп катнашалар. Алар ясаган төрле уенчыклар, әкият геройлары күргәзмәгә куела. Волков Богданның, әнисе белән бергәләп ясаган, эшләнмәләре барыбызга да ошады.
-
"Гөмбәләр патшалыгында". 07.10.2015
Кечкенәләр тәркемендә үткәрелгән уен-сәяхәт ярдәмендә балалар ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турындагы белемнәрен ныгыттылар,шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Котлыйбыз! 06.10.2015
Бүген, укытучылар көне уңаеннан оештырылган, бәйрәмдә тәрбиячеләребез: Насырова Л.М. һәм Бикбова З.Ф. катнашты. Бикбова З.Ф.мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.Аны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015
-
03.10.2015
Сары,сары, сап -сары
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
Балалар "Яфраклар бәйрәме" бәйгесендә актив катнаштылар.Яфраклардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәгә куелды.