МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Пожарная служба Дрожжановского района сделала подарок ветеранам 16.05.2015

Работники межрайонного отдела надзорной деятельности по Буинскому и Дрожжановскому муниципальным районам УНД и ПР ГУ МЧС РФ по РТ в честь 70–летия Победы сделали ветеранам особенный подарок. Они установили им датчики пожарной сигнализации. Такой «подарок» установил начальник отдела Марс Хамидуллин в доме ветерана и нашего села Новые Какерли Садыкова Ахата.- Этот прибор мне будет помощником, с ним я буду спокоен ,- сказал Ахат ага, поблагодарив за такой подарок.
-
Бердәм экологик дәрес 13.05.2015

Һәр елны табигать уянып,яшеллеккә төренгәндә,мәктәптә Бердәм экологик дәрес үткәрү тарадициягә әйләнде.Бүгенге дәрестә укучыларга экологик проблемаларны чагылдырган презентацияләр күрсәтелде һәм тирә –ягыбызны чорнап алган мохитнең торышы турында сыйныф җитәкчеләре чыгыш ясадылар.Укучылар бирелгән сорауларга җаваплар биреп утырдылар.
-
Бөек Җиңү көненә бүләк 09.05.2015

Бөек Җиңү көненә Татарстанның атказанган артисты ИлСаф үзенең авылдашларына зур бәйрәм бүләге ясады. Гомер бәйрәменә багышланган программа буенча бик матур концерт куйды.
Районда зур парад үткәреп,бик матур чаралар оештырып, көне буена зур хезмәт куюларына карамастан, администрация башлыгы А.В.Шадриков һәм аның беренче ярдәмчесе А. Ф. Заляловларның бу бәйрәм концертына килүләре безне бик нык куандырды. Алар үзләренең чыгышларында ИлСафны хөрмәт итүләре һәм аның белән горурланулары турында сөйләделәр. Авылдашыбызга карата әйтелгән җылы сүзләрне авыл халкы көчле алкышлар белән кабул итте. Мәктәп коллективы, үз чиратында , ИлСафны туган көне белән котлап , Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.Ике сәгатьтән артык барган бәйрәм концерты авыл халкының күңелендә матур хәтирә булып озак сакланыр.
-
Сакчы булып басар чыршылар! 08.05.2015

8 нче май көнне Советлар Союзы Герое Зариф Закир улының бюсты һәм әфган сугышчыларының истәлек ташы куелган мемориал тирәсенә чыршы агачлары утыртылды . Киләчәктә “Җиңү паркы”-дип аталачак мәйданны һәр елны яңа утыртылган агачлар бизәп торачак дигән өметтә калабыз.Быелгысы исә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
-
Бөек Җиңүгә -70-мәңге хәтерләрдә сакланачак бәйрәм! 08.05.2015

Бөтендөнья күләмендә бик зурлап үтелгән бәйрәм-Җиңү бәйрәме, мәктәбебездә шаулап-гөрләп үтеп китте.Еллар дәвамында алып барылган әзерлек эшләре,башкарылган эшләрнең йомгаклау нәтиҗәсе булган бәйрәм кичәсе, бөтен кешенең күңеленә хуш килерлек матур булды.
Бәйрәм тантанасы озак еллардан хыялланган зур хыялыбызның тормышка ашуыннан башланды.
8 нче май көнне мәктәпкә Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов исеме бирелү хакында язылган мәрмәр таш ачу белән башланып китте.Тантанада сугыш һәм тыл ветераннары,килгән кунаклар һәм авылдашлар катнашты.Мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы,Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе , авылдашыбыз Иршат Заир улының чыгышлары беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйбыз.Ә инде Геройның туганы 85 яшьлек Заир абыйның бу тантанага быгышлап язылган шигыре күзләргә яшь китерде.
“Үлемсез полк “маршы һәйкәлләр яныннан узды.Һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Бәйрәмнең дәвамы булып “ Җиңү кайтавазы мәңгелек “исеме астында театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Бәйрәм чәй өстәле янында тәмамланды.
-
Они - завоеватели Великой Победы 06.05.2015

Бүген Яңа Кәкерле төп мәктәбендә Бөек Җиңү тантанасының зур репетициясе булды. Укучылар үзләренең фронтовик бабаларының фотоларын күтәреп сафта йөрделәр. Музыкаль монтаж һәм сәхнәләштерелгән күренешләрне кабатлап, бәйрәмгә әзерлекнең торышын билгеләдек.
Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогында чәчү эшләре дә бара.
-
“Җиңү сәгате” 28.04.2015

Игелек акциясенең сигезенче көнендә мәктәптә “Җиңү сәгате” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада укучыларга презентацияләр күрсәтелде. Тарих укытучысы балаларга күптөрле мәгълүматлар җиткерде. Шуннан соң, укучылар үткәнгә Җиңү хаты яздылар.
-
“Минем гаиләм” – буыннар арасындагы бәйләнеш. 27.04.2015

Игелек акциясенең җиденче көнендә “Минем гаиләм” темасына буыннар арасындагы бәйләнешне чагылдырган фотосурәтләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә уннан артык гаиләнең фотолары куелган иде. Шулай ук, өч буын арасында нык бәйләнеш булган үрнәк гаиләләрнең берсе – Закировларның фотосурәтләре дә бар иде. Бу гаилә биш бала үстереп, барысына да югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырулары белән аерылып тора. Бүгенгесе көндә өченче буын балалары да республикабызның төрле өлкәләрендә хезмәт куя. Өстә аларның фотосурәтләре.
-
Бүген “Язгы мәрхәмәтле эшләр” кысаларында “Һәйкәлләргә юл” исеме астында акциясе башланып китте. 25.04.2015

Бүген “Язгы мәрхәмәтле эшләр” атналыгы кысаларында “Һәйкәлләргә юл” исеме астында акция башланып китте. Мәктәп укучылары авылдашыбыз Зариф Закир улы Алимовка куелган бюст һәм әфганчыларның истәлек ташлары тирәсенә чәчәкләр утырту урыннарын әзерләп, кабат чистарту эшләре башкардылар.
Мәктәптә “Мәрхәмәтле ярминкә” оештырылды. Ярминкәдә укучылар һәм әти – әниләр көче белән әзерләнгән әйберләр куелган иде. Укытучылар һәм әти – әниләр аларны бик теләп сатып алдылар. Ярдәм йөзеннән җыелган 1000 сум акча сугыш ветераннары һәм авылдашларыбыз күмелгән зират тирәсен тәртиптә тоту өчен мәчеткә тапшырылды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә акция кысаларында мәктәптә шимбә өмәсе үткәрелде. 25.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә акция кысаларында мәктәптә шимбә өмәсе үткәрелде. Бу өмәдә үткән ел утыртылган агачларның төпләрен йомшарту, корыган ботакларыннан арындыру эшләре башкарылды.Үткән ел утыртылган 150 төп нарат үсентесенең бары җидесе генә үсеп китә алмаган иде.Укучылар алар урынына яңаларын утырттылар.










