МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 7 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Мәктәптә – «Җиңүчеләр аллеясы» 26.05.2017

Тирә - якка хуш ис таратып, бар дөньяны акка төреп алмагачлар чәчәктә утыра. Шомырт һәм сириннәрнең исеннән башлар әйләнә. Табигатьнең иң матур, иң гүзәл мәле. Тирә- яктагы яшеллектән, гүзәллектән күзләр камаша.
Без, Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, укучылар, табигатьнең шушы матурлыгы белән хозурланып кына калмыйча, аны саклау һәм яклау буенча төрле эшләр башкарабыз. Бу эшләрне башлап җибәрүдә мәктәп директоры Шамил Мөбарәкҗан улы Абдрахманов һәм биология укытучысы Сергей Николаевич Никитиннар зур тырышлык куйдылар.
-
ГТО. 24.05.2017

Сегодня в школе состоялась сдача нормативов по ГТО: мальчики сдавали подтягивание, а девочки отжимание.
-
95-летие Пионерии. 19.05.2017

19 мая 1922 года 2-я всероссийская конференция комсомола приняла решение о повсеместном создании пионерских отрядов. Этот день отмечался в СССР как день рождения пионерии.
-
Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. 15.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез .Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә.
-
"От тернии к звёздам". 15.05.2017

В Казанском государственном медицинском университете проводился 3-й Республиканский конкурс «Твой первый шаг в медицину».
-
Бөтендөньяны берләштергән бәйрәм 10.05.2017

Ярларына сыеша алмыйча аккан ташкынны хәтерләтүче Үлемсез полк, хәтерләрне яңартучы җыр – музыка, йөрәкләрне тетрәндергән легендар Левитан тавышы һәм Җиңү салюты –барысы да Бөек бәйрәмнең төп күренешләре.
Үлемсез полк ташкынының бер кечкенә агымыдай, без дә ,ягъни мәктәп коллективы, укучылар, авыл яшьләре дә шул агымга кушылдык. Әтиләребезнең,бабаларыбызның,авылдашларыбызның фотосурәтләрен күтәреп урамнан үтү бездә әйтеп бетермәслек горурлык хисләре тудырды.Бәйрәм тантанасы мәктәптә дәвам итте. Тантанага бик күп кунаклар кайткан иде.
Бәйрәмне мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов ачып җибәрде. Ул сугышта катнашкан мәрхүм әтисен, мәрхүм булган авылдаш сугыш ветераннарын искә алып, аларның һәркайсы хакында матур истәлекләрен җиткерде.Сугыш китергән югалтуларның никадәр зур булуына мисаллар китереп, бу афәтне кабат булдырмау өчен һәркемнең үзеннән өлеш кертергә тиешлегенә басым ясады. Үз чиратында, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Радик Усман улы Мухаметзянов сугыш һәм тыл ветераннарына, авыл халкына район башлыгы Александр Валерьевич Шадриковның котлау сәламен җиткерде. Озак еллар ветераннар советын җитәкләгән, 87 нче яше белән барган Заер абый Закир улы үзенең чыгышында сугыш вакытында күргәннәре хакында тасфирлап сөйләп кенә калмыйча, бәйрәмгә багышлап язган шигырьләрен дә укып үтте. “Изге сугыш” җырын егетләрчә көр тавыш белән җырлап, барыбызны да шаккатырды.
-
Укучыларыбыз – кабат җиңүче ! 02.05.2017

Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, Абдулла Алишның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны барлау максатында 28 апрельдә Казан шәһәре Совет районының “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия “сендә “ Алиш эзләреннән” исемле 4 нче төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
-
Всероссийский открытый урок по курсу ОБЖ. 28.04.2017

В рамках этого мероприятия обучающимся была доведена информация о формировании у учащихся навыков распознания и оценки опасных и вредных факторов среды обитания человека, нахождения способов защиты от них, безопасного поведения в экстремальных и чрезвычайных ситуациях дома, на улице и на природе, выработки у учащихся первичных навыков защищать свою жизнь и здоровье, оказывать само- и взаимопомощь, а также повышения престижа профессий пожарного и спасателя и деятельности ВДЮОД «Школа безопасности».
-
Акция «Дети России-2017» 27.04.2017

В рамках профилактики предупреждения распространения наркомании среди несовершеннолетних, выявления фактов их вовлечения в преступную деятельность, связанной с незаконным оборотом наркотических средств и психотропных веществ, а также повышения уровня осведомленности населения о последствиях потребления наркотиков в лицее стартовала акция «Дети России – 2017».
-
Тукай безнең йөрәкләрдә. 27.04.2017

Бүген яраткан шагыйребез, бөек Тукаебыз туган көнне зурлап билгеләп үттек. Тантананы укучылар әзерләп килгән “Тукай эзләреннән сәяхәт” дип исемләнгән презентация карау белән башлап җибәрдек. “Әллүки” көе астында укучылар залга үттеләр.Алар шагыйрь иҗат иткән әкият геройлары булып киенгән иделәр. Укучылар шагыйрь үзе иҗат иткән һәм аның турында язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан укыдылар, җырладылар, биеделәр. Җыр - биюләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе Г.Тукайның “Туган авыл”, “Туган тел” җырлары белән тәмамланды . Бәйрәм бик күңелле үтте.










