МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
День знаний-1-е сентября. 03.09.2015

1 сентября 2015 года в школе прошла торжественная линейка, посвященная празднику первого звонка «Вперёд за знанием зовёт нас с тобой учебный год!». На линейке собрались учащиеся, учителя, родители, приглашённые. С поздравительным словом к присутствующим выступили учащиеся. После линейки провели классные часы на тему «Я талантлив».
-
"Экстремизму - нет"! 03.09.2015

Экстремизм становится, как правило, последней ступенью к возникновению терроризма. Занятие нацелено на формирование общественного мнения, направленного на создание атмосферы нетерпимости к проявлениям экстремистской идеологии. Противодействие экстремистской деятельности осуществляется по двум направлениям - это профилактика и непосредственное выявление, предупреждение и пресечение экстремистской деятельности.
-
Всероссийский экологический субботник "Зелёная Россия" 31.08.2015

Этот субботник в 5 классе нашей школы прошёл на ура, никто не остался в стороне, потому что беречь природу - это обязанность каждого. Ведь именно она нас окружает и мы должны её очищать.
-
Менә 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнары да тәмамланды./Вот и закончились экзамены для учащихся 9-х классов. 24.06.2015

Менә 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнары да тәмамланды. 24 нчы июньдә безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучыларына тантаналы төстә төп гомуми белем алу аттестаты тапшырылды. 4 укучыбыз да барлык фәннәрне дә төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар. Укучыларга аттестатларны мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов тапшырды. Тантанада класс җитәкчесе, укытучылар, әти-әниләр дә катнашты.
Әти- әниләр, чыгарылыш класс укучылары мәктәп администрациясенә, укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Класс җитәкчесе, укытучылар, мәктәп директоры укучыларга үзләре сайлаган махсус уку йортларына кереп укуларын уңышлы дәвам итүләрен, һәрвакыт шулай тәртипле булуларын теләделәр. Бәйрәм бик матур үтте.Бу тантаналы мизгелләр әле бик озак күңелләребездә сакланырлар.
-
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Күңелле сәяхәтчеләр” сәламәтләндерү лагеренда “Наркоманиягә каршы көрәш” айлыгы кысаларында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат 17.06.2015

№
Үткәрелгән чара
Үткәрү вакыты
Җаваплы
1
“Яман гадәтләр” (әңгәмә)
10.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
2
“ Без наркотикларга каршы!” (плакат ясау).
15.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
3
“Спорт- наркотикларга каршы” (күңелле старт).
13.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
4
“Су – яшәү чыганагы” (“Акчарлак” бассейнына бару”.
16.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
-
“Юлда йөрсәң бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел!” 15.06.2015

Тормыш шулай корылган-без юлларсыз яши алмыйбыз.Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл- бер-берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.
Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә. Юлларда аварияләр үзләреннән-үзләре генә барлыкка килми. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү, үтәү - Һәркемнең бурычы.
2015нче елның 15нче июнендә Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Күңелле сәяхәтчеләр” сәламәтләндерү лагеренда үткәрелгән кичәнең исеме дә шул хакта әйтә һәм балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен тикшерүне максат итеп куя.
Үткәрелгән кичәдә районның ЮХИДИ хезмәткәре А.М.Хуҗиев,мәктәп директоры Ш.М.Абдрахманов,укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ш.Абдрахманов та катнаштылар. А.М.Хуҗиев үзенең чыгышында балаларга киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерде,сорауларга җавап бирде.
Кичә бик матур үтте. Балалар алып килгән бүләкләргә бик канәгать һәм шат булдылар. ЮХИДИ хезмәткәре А.М.Хуҗиевка үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәмне эчтәлекле һәм үзенчәлекле итеп лагерь җитәкчесе Җамалтдинова Л.Н.һәм тәрбияче Вилданова Г.К. оештырды.
-
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Күңелле сәяхәтчеләр” сәламәтләндерү лагеренда “Наркоманиягә каршы көрәш” айлыгы кысаларында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат 10.06.2015

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Күңелле сәяхәтчеләр” сәламәтләндерү лагеренда “Наркоманиягә каршы көрәш” айлыгы кысаларында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат
№
Үткәрелгән чара
Үткәрү вакыты
Җаваплы
1
“Наркомания-чын афәт” (әңгәмә)
03.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
2
“Мин сәламәт тормыш яклы!” (асфальтта рәсем ясау).
05.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
3
“Сәламәт булыйк!” (рәсем конкурсы).
07.06.15
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
4
“Наркотиклардан сак булыйк!” (презентация).
09.06.15.
Замалтдинова Л.Н.
Вилданова Г.К.
-
Бакчада чәчәк яңгыры. 25.05.2015

Табигатьнең иң матур, иң гүзәл вакыты. Кояшлы, чәчәкле сихри май хакимлек итә. Алмагачлар, чияләр, сирин куаклары чәчәкләре белән генә түгел, хуш исләре белән дә һәркемне сихерли, исертә. Безнең мәктәп бакчасы да шундый сихри урыннарның берсе. Сез дә шушы матурлыкка карап, хозурланыгыз әле.Чынлыкта чәчәк яңгыры ява.
-
Җиз кыңгырау тавышы 25.05.2015 Яңгырады зур залларда җиз кыңгырау тавышы.Әйе, бүген мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте.Һәр елны яңгыраса да, ул һәрвакыт үзенчәлекле һәм яңача. Укучыларның, әти –әниләрнең һәм килгән кунакларның чыгышлары күзләрдән яшь китерә, моңландыра. Чөнки 9 ел буе күз алдында булган, авырын да, җиңелен дә бергә үткәргән укучыларны озату һәрчак моңсу, ямансу була. Тик , чак – чак кына егылмыйча атлап тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балаларны шундый зур, көчле итеп, тәрбия биреп озату шатлык, горурлык хисләре өсти.

-
Бүген 4 нче сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлегенә кабул ителделәр. 19.05.2015

Бүген 4 нче сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлегенә кабул ителделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап башкарылган чараларда Герой пионерлар,аларның батырлыгы турында күп сөйләнелде.Бүген шушы чараларның дәвамы буларак , пионериянең туган көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Укучылар пионер оешмасының тарихы,аның атрибутлары белән таныштылар. 9 нчы сыйныф укучылары- остазлар яшь варисларга теләкләр теләп, барабан һәм быргы тавышларын яңгыраттылар. Педагог оештыручы Вилданова Дилүзә Иршат кызы яшь Варисларны тәбрикләп,үзенең төпле киңәшләрен бирде. Ә 4 нче сыйныф укчылары үзләренең тантаналы вәгъдәләрен биреп, талантларын күрсәттеләр.










