муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә 12 сентябрь көнне уку йортында көзге кросс оештырылды. Барлык сыйныфлар бик теләп спорт чарасына җыйналды. Эстафетаны иң беренчеләрдән булып башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде.Ә 5-9 сыйныфлар аны күтәренке рухта дәвам итте.Бәйге нәтиҗәләре буенча 5-6 сыйныфлар арасында 1 урынга - Риназ, Инзилә; 2 урынга - Сылу һәм Илдар; 3 нче урынга- Адилә, Раян лаек булдылар. 7-9 сыйныфлар арасында 1 урынны - Салават һәм Эльза,2 урынны - Гөлназ, Альберт;3 урынны - Алсу һәм Раил яуладылар. Йомгаклау өлешендә барлык бәйгедә катнашучыларга да киләсе ярышларда уңышлар теләп күмәк фотога төшү оештырылды. 12.09.2018

-
"Игътибар, балалар!" дип аталган ункөнлек кысасында сыйныфларда яктылыкны кайтару элементлары (СВЕТООТРАЖАЮЩИЕ ЭЛЕМЕНТЫ) барланды. Көннәр кыскаруга барган көзге-кышкы чорда бу элементларның мөһимлеге искәртелде. 5-9 сыйныф укучылары өчен ПДН вәкиле Низамов Динар белән очрашу оештырылды. Киңәшмә, утырышларда сыйныф җитәкчеләре белән юл йөрү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәүне булдыру буенча төрле эш формалары каралды. Укучыларның ата-аналары белән дә бу мөһим сорау тагын бер тапкыр яктыртылды. Сыйныф укучылары бу элементларны инде бүгеннән куллана башладылар. 11.09.2018

-
Балалар оешмасында яңа төрле эш формалары куллану уңышлы. Быелгы уку елында шундый кызыклы чара итеп Учком рәисен сайлау һәм тәкъдим итү булды. Гомум укучылар җыелышында Президент Гөлназ инаугурация үтте. Ул үзенең чыгышында мәктәп алдында гадел җитәкче булырга сүз бирде, эшкә тугры булырга ант итте. Без аңа авыр , ләкин җаваплы эшендә уңышлар теләп калабыз. 11.09.2018

-
2018-19 нчы уку елы башыннан ук мәктәп укучылары сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Көн дәвамында балалар ике тапкыр ашханәдә тукланалар. Сыйныфлар тәртипле рәвештә төшке ашка һәм икенче чәйгә чакырылалар. Сыйныф җитәкчеләре бу сорауны аеруча игътибар астында тота. Ата-аналар белән киңәшеп, фикерләшеп эшлиләр. Укучыларга төпле белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. 11.09.2018

-
Елдагыча уку елы башында балаларның иминлеген саклау айлыгы уздырыла. План нигезендә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту йөзеннән , тормыштагы гадәттән тыш вакыйгаларны булдырмау өчен даими рәвештә эвакуация оештырылды. Чираттагы кисәтү чарасы уку йортында бу эшчәнлекнең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Алдагы бурычлар, максатлар барланды, кимчелекләр ачыкланды. Укучыларыбызның иминлеге һәрвакыт беренче урында тора. 11.09.2018

-
Сәләтле балалар белән эшчәнлек мәктәпнең эш планында зур урын алып тора. Даими рәвештә өстәмә белем курслары, эзләнү эшләре, проект яклау дәресләре оештырыла. Башкарылган эшләр матур нәтиҗәләр бирә. Җәйге каникуллар вакытында югары сыйныф укучылары Гөлназ, Эльза "Сәләтлеләр Университеты" (УНИВЕРСИТЕТ ТАЛАНТОВ) дип аталган махсус уку йортына чакырылдылар. Белемнәрен күтәрделәр, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.Сәләтле кызларыбызга тантаналы рәвештә зачёт кенәгәләре тапшырылды,Икенче сессиягә биремнәр җиткерелде. Бу укучыларыбыз бөтен мәктәп өчен үрнәк булып торалар. 11.09.2018

-
1 сентябрь - Белем көне быел аеруча күтәренке рухта узды. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр 1 кыз, 2 малай атлап керде. Аллы-гөлле букетларга күмелеп барлык сыйныфлар тантаналы линейкага җыелды. Укучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән котларга бик күп кунаклар килде. Шаян шигырьләр, дәртле җырлар белән үрелеп укучылар чыгышы башланып китте. Килгән кунаклар да, әти-әниләр һәм ветеран укытучылар да бары тик иң матур теләкләрне генә җиткерделәр.Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - 1 сыйныф укучыларыбыз бүләкләргә күмелде. Иң саллы бүләкне сабыйларга елдагыча КФХ җитәкчесе Кадыйров Фәнил абыйлары ясады.Традицион беренче кыңгырауны абыйлы - сеңелле Чукмаевлар бирде. Яңа уку елы бердәм " Минем Россиям" дип аталган махсус сыйныф сәгатьләре белән башланып китте. Алда күпме кызыклы дәресләр, мавыктыргыч чаралар көтә безне! Уңышлы еллар ! 10.09.2018

-
Экстремизм һәм терроризмны кисәтү айлыгы кысасында мәктәптә "Шәмнәр кабызабыз!" акциясе оештырылды. Беслан корбаннарын искә алуга багышланган гомуммәктәп линейкасында укучылар өчен терроризм, экстремизмнан саклану чаралары искәртелде. Бу куркыныч афәтне бары тик бердәм булып кына җиңеп булганлыгы ассызыкланды.Кайнар яшьләргә уралып язылган шигырь юллары беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар Советы активистлары, "Мөстәкыйль балалар", РДШ отрядлары әгъзалары бу вакыйгаларга багышлап шәм кабыздылар, һавага ак торналар очырдылар.Канлы хәсрәт башка бер йортка да, гаиләгә дә килмәсен иде! Барыбызның да бурычы - тыныч тормышны саклау, экстремизм белән терроризмга ЮЛ КУЙМАУ! 10.09.2018

-
Республика күләмендә уздырылган Урман атналыгында мәктәп укучылары да актив катнаша. Сыйныфларда чараларны башлау йөзеннән "Урман- безнең дустыбыз!" дип исемләнгән махсус сыйныф сәгатьләре планлаштырылды.Сынлы сәнгать дәресләрендә чәчәкләр, дару үләннәре файдасы турында рәсемнәр ясалды, табигать белеме дәресендә әңгәмәләр узды. Сыйныфларның тәрбия планнарында бу юнәлештә эчтәлекле чаралар булдырылды. Аеруча актив булып башлангыч сыйныф укучылары табылды. Алдагы көннәрдә укучылар яңа үсентеләр утыртуда катнашачаклар.Урманнар илебездә шаулап үссен! 10.09.2018

-
Сегодня на общешкольной линейке дан старт мероприятиям, посвящённым жизни и творчеству великого русского писателя Л.Н.Толстого. Прошёл единый тематический классный час на тему" Толстой живёт в наших сердцах".В рамках мероприятий учительница русского языка и литературы Ахмадуллина Г.Р. организовала для учащихся 9 класса виртуальную экскурсию на родину писателя в Ясную Поляну. Мероприятия , посвящённые жизни и творчеству великого мыслителя продолжатся в течение всей недели. 10.09.2018






