муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ученики школы приняли активное участие в районном конкурсе детских творческих работ «Селфи с любимым учителем» . Это конкурс с позитивным содержанием, отражающий идеалы добра и уважения к старшим, формирующий ценностное отношение к профессии учителя. По итогам фотофестиваля наш ученик Туктаров Расим признан победителем ( учитель: Шарафутдинова Лилия Габдулхаковна). Мы от души поздравляем коллегу и Расима с этой победой! 08.10.2018

-
4 нче октябрь көнне район Мәдәният йортында уздырылган Укытучылар бәйрәмендә Гарипова С.И, Галиуллина З.Ф, Фахретдинова И.М, Фомина О.В, Хәйретдинов Р.Р. катнаштылар. Тантана коллегаларда матур тәэсирләр калдырды. 06.10.2018

-
Матур традиция буенча октябрь ае башында мәктәптә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу юлы да матур чакыру юллары белән ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр уку йортына кунакка чакырылдылар. Өлкәннәргә багышланган чарада аларга бүләк итеп шигырьләр, дәртле җырлар яңгырады. Берсеннән - берсе матур кулдан ясалган котлауларны кунакларга башлангыч сыйныф укучылары тапшырды.Укучылар һәр ветеран белән якыннан танышты, аларның мактаулы тормыш юллары белән сокланды. Кунаклар күңеленә тәрбия чарасы хуш килде. 06.10.2018

-
5 нче октябрь көнне уку йортында "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" дип аталган Укытучылар бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм программасы җырчы кызыбыз Алинәнең дәртле җыры белән башланып китте, аннары Гөлназ белән Эльза шигырь сөйләделәр. 5, 6, 7 сыйныфларның җырлы- шигырьле чыгышлары бәйрәмне дәвам итте. Бишенчеләр җыры 2-3 сыйныфларның дәртле чыгышларына ялганды. Укучылар яраткан укытучыларына иң изге теләкләрен, рәхмәт хисләрен чәчәкләргә күмеп җиткерделәр. Хөрмәтле укытучыларыбызга авыр,ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар , нык сәламәтлек, тирән белемле һәм тәрбияле укучылар теләп калабыз! 06.10.2018

-
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР! МӘКТӘП АДМИНИСТРАЦИЯСЕ СЕЗНЕ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙ. СЕЗГӘ ГАИЛӘ БӘХЕТЕ, ЭШЕГЕЗДӘ УҢЫШЛАР, ЯҢА АЧЫШЛАР, СӘЛӘТЛЕ УКУЧЫЛАР ТЕЛИ!!!! 05.10.2018

-
ГО айлыгы кысасында 4 октябрь көнне мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре буенча Ачык дәрес булды. Дәрес тулысынча укучыларның тормыш иминлеген булдыру сорауларына багышланды. Ул мавыктыргыч формада табышмак- сораулар белән башланып китте. Янгын, полиция, ашыгыч ярдәм, газ хезмәтләренең эшләре буенча уен- мәсьәләләр белән тулыландырылды. ГО системасы эшчәнлеге яктыртылды. Дәрес барышында кисәтү сиреналары кулланылды. Кәрәзле телефоннардан кирәкле ярдәмне чакырту ысуллары аңлатылды. Саклану чаралары, ысуллары кабат - кабат искәртелде.Укучыларның тормышын, сәламәтлеген саклауда ачык Дәрес үзенең лаеклы урынын алды. Бу юнәлештә эшчәнлек уку елы барышында алып барылачак. 04.10.2018

-
Бүген гомуммәктәп линейкасында Өлкәннәр декадасына старт бирелде.Укучыларга уздырылачак тәрбия чараларының тәртибе җиткерелде.Декаданың максаты: укучыларда өлкәннәргә карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү, бәйрәм уңаеннан котлаулар җиткерү.Сыйныфларда бу уңайдан бердәм сыйныф сәгатьләре узачак. Бүген 9 сыйныф укучылары- "Мөстәкыйль балалар" отряды әгъзалары мәктәпнең ветеран укытучыларына һәм хезмәткәрләренә котлау открыткалары, бәйрәмгә чакыру тараттылар. Ветераннар белән эш мәктәп укучылары тарафыннан даими рәвештә алып барыла. Ел дәвамында "Безнең ветераннар" дигән очрашулар оештырыла. "Җиңү турында балалар" проекты нигезендә оештырылган чараларның берсе кайнар нокталарда булган ветераннар белән очрашу иде. 01.10.2018

-
29 сентябрь көнне Түбән Наратбаш мәдәният йортында иҗат сезоны ачылуга багышланган концерт булды . Тамашачылар концертны яратып кабул иттеләр. Мәктәпнең “ Җиңү балалары” проектында актив катнашучы 6 сыйныф укучылары “ Әбием сандыгы” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша белән катнаштылар. Укучыларны сыйныф җитәкчесе Исланова Г.Г. әзерләде. 01.10.2018

-
Укыту планы нигезендә 2 , 3 сыйныфларның йөзүгә өйрәнү дәресләре " Дельфин" бассейнында уздырылды. Укытучы Әхмәтшина Л.С. оешкан төстә дәресләрне башлап җибәрде. Укучылар инде беренче дәрестә үк төп кагыйдәләр белән танышып өлгерделәр. Ата-аналар мондый практик дәресләрне хуплый. 01.10.2018

-
Мәктәпнең иң алдынгы сыйныфларының берсе булган 7 сыйныф укучылары - "РДШ" отряды әгъзалары - бүген Өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучыбыз Җамалетдинова Фазилә апаны котладылар. Ветеран укытучы балалар котлавын бик яратты. Үзе дә яшь патриотларга берсеннән - берсе матур теләкләрен җиткерде. Мондый истәлекле очрашуны сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. оештырды. Волонтёр отрядлары "Балалар Җиңү турында" дигән проектта катнашу шулай дәвам итә. 01.10.2018






