муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
21 нче сентябрь көнне районда "Тынычлык көне" билгеләп үтелде. Бу чараның төп максаты : илебезгә, халкыбызга тыныч тормыш теләү; экстремизм һәм терроризм кебек куркыныч күренешләрне кисәтү. Тынычлык көне уңаеннан мәктәптә Мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә Тынычлык маршы узды. Чараның актив катнашучылары булып укучылар булды. Алар авыл урамнары буйлап марш оештырдылар, һәрбер юлда очраган өлкәннәр һәм кечкенәләр белән аңлату эшләре алып бардылар. Кибеттә сатып алучылар белән әңгәмә кордылар, батырларга куелган һәйкәл янында тынычлыкны яклап тавыш бирделәр. Без - тынычлык яклы! 22.09.2018

-
19 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен бердәм Мәдәни дәрес уздырылды. Тәрбия чарасы кысасында укучылар күптөрле кызыклы мәгълүмат алдылар. Китапның- чын дус булуына инандылар. Үзләре яратып укыган китаплар турында бик теләп сөйләделәр.Төрле мәдәни чараларда катнашуларыннан алган истәлекләр белән уртаклаштылар. Дәрестә укучыларга Мәдәни көндәлекләр таратылды. Чарада укыту буенча директор урынбасары, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре катнашты. Балалар өчен бу чара мавыктыргыч һәм кызыклы вакыйга булып табылды. 19.09.2018

-
Бүген мәктәптә район планы нигезендә "Архив хезмәтләренә -100 ел" дип исемләнгән махсус сыйныф сәгатьләре узды. Уздырылган чаралар кысасында укучылар архив оешмаларының барлыкка килү тарихы , аларның әһәмияте белән таныштылар. 2,3 сыйныф укучылары архив тарихына бәйле берсеннән - берсе матур рәсемнәр ясадылар. Илебез тарихы архивларда сакланганын белү балалар өчен кызык һәм мавыктыргыч булды. 19.09.2018

-
Укыту - тәрбия процессын нәтиҗәле оештыру өчен укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәклеген педагогик коллектив яхшы белә. Шул форсаттан чыгып һәр уку елы башында мәктәп район психологик хезмәте белән килешү төзи. Аның нигезендә даими рәвештә психологлар белән очрашулар, тренинглар оештырыла. 18 нче сентябрь көнне мәктәптә Лошманова М.Г. укучылар белән аралашты.Көн дәвамында 1-4, 7,9 сыйныф укучылары мониторинг уздылар, ирекле аралашуда катнаштылар. Очрашу вакытында укучылар үзләрен бик иркен тоттылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Һәр сыйныф җитәкчесе конкрет сыйныфка кагылышлы сорауларга җавап алды. 5, 6,8 сыйныф укучылары белән очрашу график нигезендә декабрь аенда булачак. 18.09.2018

-
Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту йөзеннән уку йорты ФАП хезмәткәрләре белән нык элемтәдә тора. Даими рәвештә укучыларның тышкы кыяфәте, аларның санитария - гигиена кагыйдәләрен үтәү торышы күзәтелеп торыла. Билгеләнгән вакытта манту куелды. Бүген исә балаларга гриппка каршы вакцина ясалды, сәламәтлекне ныгыту буенча белгеч киңәшләре бирелде. Алдагы көннәрдә дә мондый эшчәнлек дәвам итәчәк. Салкын көннәр якынайган чорда бу бик мөһим! 17.09.2018

-
2018-19 нчы уку елының укыту планы нигезендә мәктәптә ТДИ (ОГЭ)га әзерлек буенча эшчәнлек оешкан төстә башланып китте. Дәресләрдән соң махсус расписание кысасында һәр фәннән өстәмә дәрес уздырыла. Икенче аштан соң түгәрәкләр эшчәнлеге башлана. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Полиглотик" (инглиз теле) һәм "Кызыклы грамматика" (рус теле), 5-9 сыйныфлар өчен "Яшь зоолог" ( биология), "Спорт уеннары" түгәрәкләре оештырылды. Сәләтле балалар белән эш сыйныф җитәкчеләре башкарган эшчәнлек белән дәвам итә. Дәрестән тыш вакытны укучылар өчен мавыктыргыч, файдалы итеп оештыру уку йортының төп максаты. 17.09.2018

-
Мәктәпнең яшь туристлары бүген район күләмендә уздырылган 52 нче слётка киттеләр. 5-6 сыйныф укучыларыннан торган команда бу яраткан бәйгегә алдан әзерләнде . Команда визит карточкасы белән беррәттән төрле сынауларга да әзерләнеп өлгерде . "Меридиан" дип исем алган командабыз ярышта уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез. Команда җитәкчесе Хәйретдинов Р.Р. Инзилә, Илнур, Илдар, Раян, Адилә, Сылу , Риназларны бик тырышлар, булдыклы спортсменнар дип мактап тора. Без укучыларыбызга призлы урыннар, уңышлы чыгышлар теләп калабыз! Турслётка вакытында барып урнашу буенча транспорт белән ярдәм иткән Галиуллин Илдус Исмәгыйль улына, Камалов Искәндәр Фиргать улына мәктәп администрациясе олы Рәхмәтен белдерә. 17.09.2018

-
Сентябрь ае тулысынча укучыларның сәламәтлеген саклау ,иминлекләрен булдыруга багышлана. ГО , Балалар иминлеге айлыгы кысасында уку йортында күпкырлы тәрбия чаралары оештырыла. Шуларның иң мөһиме булып Буа шәһәренең эзләү - коткару отряды вәкилләре белән очрашу булды. Алдан килешенгән график нигезендә 14 сентябрь көнне укучылар белән практик дәрес уздырылды. МЧС вәкилләре очрашу башында саклану чараларының мөһимлегенә тукталдылар, аннары практик күнегүләр үткәрделәр. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Иң мавыктыргычы махсус җайланмалар белән тулыландырылган автомобильгә утыру, аның һәр приборын үз кулларың белән тикшереп карау булды. Очрашу айлык кысасында куелган максатларга тулысынча җавап бирде. 16.09.2018

-
Мәктәпнең балалар оешмасы 15 сентябрь- Варислар туган көнен елдагыча зурлап билгеләп үтте. Тәрбия чарасы кысасында бәйрәмгә багышланган тантаналы җыенда укучылар варислар тормышына багышланган төрле истәлекле вакыйгалар белән таныштылар. Бәйрәм рухын рапортлар тапшыру , строй адымы белән атлап йөрү тагын да арттырып җибәрде.Җыеннан соң җиңелчә тамак ялгап алгач ГО штабы җитәкчесе Галиуллина З.Ф. чарада катнашучыларны көн тәртибе белән таныштырды, укучылар белергә тиешле саклану чараларын искәртте. Оештыру өлешеннән соң һәр сыйныф походларда куллана торган аптечкалар буенча имтихан тоттылар. Аннары ТИН дәресе буенча махсус викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Беррәттән хаталар өстендә эш тә алып барылды. Сораулардан соң төрле авырлыкларны үз эченә алган каршылыклар эстафетасы башланды. Укучыларга бу ярышны бик тырышып үтәргә туры килде. Көчле рухлы, чыдам һәм җитез булу бу көнне бик урынлы булды. Инде ачыгырга да өлгергән балалар спорт ярышларыннан соң рәхәтләнеп табигать кочагында төшке ашка утырдылар. Йомгаклау линейкасында чарада иң актив катнашкан укучылар барланды, активистларга рәхмәт белдерелде. Тормышта гадәттән тыш хәлләр вакытында саклану кысасында уздырылган чара зур урын алачак. "Балалар Җиңү турында" дип исемләнгән проект буенча 6 сыйныфны волонтёрга багышлау да бу чарада булып узды. 16.09.2018

-
Район спорт календаре кысасында уздырылган "Милләтләр кроссы" Бөтенрусия спорт ярышында мәктәпнең җыелма командасы аеруча уңышлы чыгыш ясады. Уку йортлары арасында уздырылган бәйгедә спортсмен кыз һәм егетләребез беренче унлыкка керделәр. Аеруча матур нәтиҗәләргә Инзилә, Илдар, Илнур, Раян, Сылу, Адилә, Риназ, Фаил, Салават ирештеләр. Команданың җитәкчесе Хәйретдинов Р.Р. үзенең укучыларыннан бик канәгать булуын белдерде. Без дә барлык котлауларга кушылабыз, киләчәктә укучыларыбызга яңадан - яңа уңышлар теләп калабыз. 16.09.2018






