Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Всероссийские проверочные работы (ВПР). 18.04.2017
18 апреля 2017 года стартовали Всероссийские проверочные работы (ВПР). Они прошли в 4 и 5 классе по русскому языку в соответствии с порядком проведения -
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль Буада! 18.04.2017
Укучылар өчен Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү юнәлешендә төрле чаралар үткәрелә. Район мәдәният йортында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле белән очрашу – шуларның берсе. Гимназия укытучылары һәм 10, 11 нче сыйныф укучылары бу чарадан ял итеп кайтты. Аларга артистларның профессиональ дәрәҗәдә җырлавы, биюе һәм төрле музыка уен коралларында уйнавы ошады. -
“Дус сыйныф серләре” 17.04.2017
7 нче сыйныфны “Дус сыйныф серләре” республика ата-аналар комитеты конкурсы муниципаль этабының “Иң яхшы СМС отряд” номанациясендә җиңүе белән котлыйбыз! -
Укучылар математикадан ТДИ бирделәр. 14.04.2017
14 нче апрельдә гимназиябез базасында районыбыз мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән репетицион ТДИ үткәрелде. ТДИ барлык дәүләт стандартларына нигезләнеп үткәрелде.Укучыларыбыз реаль ТДИ шартларында имтиханнарны бирү өчен тулы әзерлек үттеләр. -
Спектакль на английском языке 14.04.2017
14 апреля состоялся муниципальный фестиваль-конкурс школьных
театральных коллективов на английском языке “Schooltheatre.” В фестивале-конкурсе приняло участие 14 театральных коллективов. Учащиеся 7-8 класса гимназии под руководством учителей Азизовой Р.Р. и Исхаковой В.Н. представили спектакль «TheMusiciansof Bremen» («Бременские музыканты»). По результатам фестиваля-конкурса решением жюри театральному коллективу гимназии было присуждено 2 место. Поздравляем! -
Без аның белән горурланабыз. 13.04.2017
12 апрель көнне ел саен илебез халкы Космонавтлар көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәмнән гимназиябез дә читтә калмый. Уку йортыбызда бу көнгә багышлап төрле чаралар уза. Булып узган чараларның иң күңеллесе мөгәен 8-нче сыйныфта булып узган сыйныф сәгате булгандыр. Сыйныф җитәкчесе Азизова Р.Р. чараны атаклы якташыбыз, беренче космонавтлар отрядыннан булган Марс Рафиковка багышлады. СССРда 1960 нчы елда бик күп оста очучылар арасыннан 20-сен сайлап алып космоска очар өчен әзерли башлыйлар. Алар арасында райондашыбыз (әнисе Мәрзия апа Галәветдинова Исәк авылыннан) Марс абый да була. Аны иптәшләре бик хөрмәт итәләр. Ул космоска очыш өчен тулы әзерлек үтә. Тик кайбер сәбәпләр аркасында космоска оча алмый кала. Аннан соң ул озак еллар Казахстан ДОСААФ оешмасын җитәкли. Хәрби очучы һәм инструктор буларак Әфган сугышында була. Танылган якташыбыз Исәк авылында бик күп тапкыр кунак була. Кайткан саен, Исәк урта мәктәбендә укучылар белән очрашуга килә. Соңгы тапкыр ул авылга 1987 нче елда кайта. Аның белән шәхсән таныш булган гимназиябез директоры Зиннатуллин Л.Б. якташыбыз белән булган соңгы очрашу турында бик җентекләп сөйләде, бергә төшкән фотоларын күрсәтте. -
“Кошларга ярдәм итик!” акциясе! 13.04.2017
Яз җитү белән, кошлар искә төшә. Экология елы уңаеннан, 7 нче сыйныф укучылары сыерчык оялары ясадылар. “Кошларга ярдәм итик!” акциясенә кушылдылар. -
“Мавыктыргыч фәннәр”(“Занимательная наука”) олимпиадасындагы безнең уңышлар. 11.04.2017
Буа Башкарма комитеты рәисе Даутов С.Ф. инициативасы белән 2016 нчы елда башланып киткән муниципаль олимпиада быел да зуррак колач белән дәвам итте. Олимпиаданың беренче туры гимназиябез базасында узды. Анда катнашкан балалар арасыннан иң көчлеләре икенче турга уздылар. 11 апрель көнне Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында узган олимпиаданың соңгы турында безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.Математика фәне буенча:1. 7 нче сыйный укучысы Камалова Ландыш (укытучысы Бадертдинова А.Т.), 11 нче сыйныф укучысы Мухаметшин Аяз (укытучысы Хисамутдинова Ф.Ф.) II нче урыннар алдылар.Биология фәненнән 11 нче сыйныф укучысы Хуснутдинова Ильсияр (Шаймарданова Л.М.) I нче урын алды, ә Гиматдинов Ильгиз (Ибрагимова А.А.) II нче урынга лаек булды.Химия фәненнән 10 нчы сыйныф укучысы Самерханова Эльвина һәм 8 нче сыйныф укучысы Корбанов Ленар I нче урыннаралдылар, 9 нчы сыйныф укучысы Галимова Назлыгель II нче урын алды, ә 11 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф III нче урынга лаек булды. (укытучылары Ибрагимова А.А.)Физика фәненнән 9 нчы сыйныф укучысы Юсупов Алмаз II нче урын алды, Гиззатуллин Айрат III нче урынга лаек булды.(Укытучылары Бакирова Ф.М.)Укучыларыбызны һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!!!!!!! -
Очрашу җылы тәэсир калдырды 08.04.2017

М. Вахитов исемендәге гимназиянең актлар залында Казандагы 27 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле география һәм биология укытучысы, филология фәннәре кандидаты, доцент, К. Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең табигать фәннәре академияссе профессоры, Россия язучылар Союзы әгъзәсы Ильяс Мөхәммәтҗанов белән очрашу булды. “Көтеп алган бәхет” дип аталган кичәдә гимназия укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Гарәп, фарсы, төрек телләрен камил белгән И. Мөхәммәтҗанның гарәп телендә җырлавы, шигырьләр сөйләве укучылар күңелендә җылы тәэсир калдырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, күпкырлы иҗади шәхес булуына соклануларын белдерделәр.
-
“Мөстәкыйль балалар”га кушылыгыз! 08.04.2017
8 нче апрель көнне М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 7 нче сыйныф укучылары республиканың наркотик матдәләргә каршы проектын тормышка ашыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең үз сәламәтлекләре өчен җаваплылыгын арттыру, наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, балалар, яшүсмерләр арасында наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту максатыннан “Наркоманиягә “Юк” дибез!” акциясе үткәрде. Акциягә әзерлек эше ата-аналар комитеты белән берлектә алып барылды. Алар “Мин тормыш сайлыйм!” плакатын ясарга, наркоманиянең зыяны турында буклетлар әзерләргә булыштылар, акцияне үткәрүдә катнаштылар. Акция гимназия ишегалдында, шәһәрнең ял үзәге каршында үткәрелде. “Мөстәкыйль балалар”, наркоманиянең куркыныч чир булуы турында кисәтеп, яшьтәшләрен, шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр.







