Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
31 нче май – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. 01.06.2017

М.Вахитов исемендәге гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 7 нче сыйныф укучылары шәһәрнең үзәк паркындагы яшь юкә агачы янында “Тәмәкесез Россия” акциясе үткәрделәр. Укучылар Буа халкына тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр; викторина сорауларына җаваплар алдылар. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар, чиста һава яклы булуларын белдереп, агачка зәңгәр шарлар һәм ленталар бәйләделәр. Тәмәке тартучы 3 егет белән бер көнлек контракт төзелде. “Мөстәкыйль балалар” яшь егет һәм кызларның күбесе тәмәке тартуга каршы булуын белделәр; “Тәмәкесез Россия” плакатына куелган 39 имзаны санап, акциягә нәтиҗә ясадылар
-
Күңелле яллар 29.05.2017

4б сыйныф укучылары, башлангыч мәктәп белән саубуллашу уңаеннан, сыйныфташлары белән кафеда күңелле ял иттеләр.
-
Наш Расим-самый культурный школьник среди учащихся Буинского района! Молодец!/Рәсим уку елын зур уңыш белән тәмамлый. 27.05.2017
Победителем конкурса "Лучший культурный дневник школьника" в рамках республиканского культурно-образовательного проекта "Культурный дневник школьника" в 2016-2017 учебном году стал ученик 2-а класса Салахиев Расим.Наш Расим-самый культурный школьник среди учащихся Буинского района! Молодец!Буа муниципаль районында, 2016-2017 нче уку елы дәвамында барган, мәдәни-мәгариф республикакүләм “Иң яхшы мәдәни укучы көндәлеге” проектының муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназиябезнең 2-а сыйныфы укучысы Салахиев Рәсим бу проектта җиңеп чыкты. Рәсимне һәм бу уңышны яуларга зур ярдәм күрсәткән әнисе Фәния Хәйдәр кызын һәм сыйныф җитәкчесе Зөлфия Ринат кызын да бу зур уңышлары белән котлыйбыз. -
Хөрмәтле укытучылар,әти-әниләр һәм укучыларыбыз! 25.05.2017
Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Гимназиянеңунтугыз 11 нче сыйныф укучысы һәм урта уку йортларына китүче 9 нчы сыйныф укучылары өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.Алда – дәүләт имтиханнары. Гимназия укучылары бөтен көчләрен куеп имтиханнарны уңышлы тапшырыр дип ышанабыз. Балаларыбызның гимназиядә ирешкән уңышлары һичшиксез укытучыларыбызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен балаларыбызга белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына – игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәткән укытучыларга җиткерәбез.Хөрмәтле әти-әниләр, уку елы дәвамында сез һәрвакыт балаларыгыз янында булдыгыз, һәрчак ярдәм итеп тордыгыз. Алар сезнең өметне акласын, бәхетле булсыннар иде.Уку елы тәмамлана. Укучыларга җәй айларын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп уздыруларын телибез. Тормышта нинди генә юнәлеш сайласалар да, беркайчан да битарафлыкка юл куймыйча, һәрнәрсәгә җитди якын килүче актив яшьләр булып, районыбызга һәм республикабызга тырышып хезмәт итәрләр дип ышанабыз.Укучыларыбызга киләчәктә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез. -
“Җәйге чорда – балалар куркынычсызлыгы” темасына гомумгимназия ата-аналар җыелышы 24.05.2017
23 нче май көнне “Җәйге чорда – балалар куркынычсызлыгы” темасына гомумгимназия ата-аналар җыелышы булып үтте. Очрашуга Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Татарстан Республикасы эзләү-коткару хезмәте” ДКУ Зональ эзләү-коткару отряды №1 нең Буа бүлеге җитәкчесе Комаров Наил Карамович та килгән иде. Ул ата-аналарның үзләрен һәм балаларны су обьектларында ничек тотарга ,төрле гадәттән тыш хәлләр булганда ничек итеп югалып калмаска,башкаларга ничек итеп булышырга өйрәтте. Гимназия директоры ата-аналарны уку йортының милли мәгарифне үстерү буенча кабул ителгән “Юл картасы” белән таныштырды. Ул яңа уку елында уку йортыбызда булачак үзгәрешләрне ата-аналар белән килештерде. Гимназия директорының укыту-тәрбия буенча урынбасары Сафиуллина Э.Ф. җыелышта катнашкан ата-аналарны БДИ тәртибе белән таныштырып,имтиханнар алдыннан балалар белән эшләү өчен киңәшләрен бирде. Гимназия директорының тәрбия буенча урынбасары Корбанова Г.М.балаларның җәйге ялын оештыру һәм җәйге чорда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ат а-аналарның җаваплылыгы турында аңлатты. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте, ата-аналар анда тгын бер кат инструкцияләр белән таныштылар һәм имзаларын куйдылар. -
Безопасное лето 22.05.2017

На основании плана воспитательной работы гимназии, в рамках акции "Внимание дети" , с целью профилактики наркомании, правонарушений, ДДТТ, ПДД, ДТП, ТБ в быту(газ,электричество, хим. препараты, лекарства и т д) в период летнего отдыха , безопасности на водных объектах и водоемах, Ж/Д объектах, соблюдения закона №71,от 4.10.2010г , соблюдения правил пожаробезопасность в лесу, вблизи жилых помещений, ограничение езды на мопедах, велосипедах и др. в период летних каникул для обучающихся 1-10 классов организована и проведена совместная беседа с представителями ГИБДД, ПДН. Обучающиеся вспомнили правила общения с незнакомыми людьми и обращение с малознакомыми предметами.
-
«Основные средства защиты органов дыхания» 19.05.2017

В рамках Дня защиты детей для обучающихся гимназии проведены беседы на тему: «Основные средства защиты органов дыхания»
-
«Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинары. 16.05.2017
16 майда гимназиябездә «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинары булып узды.Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары катнашындагы семинар оешкан төстә, нәтиҗәле булып үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы катнашты. Катнашучыларга иртәнге чәйдән соң гимназиянең “Туган як” музеена экскурсия оештырылды. Семинар утырышы уку йортыбызның актлар залында укучыларыбызның сәламләве белән башланып китте. Семинарда катнашучыларны Буа Башкарма комитеты рәисе урынбасары – МКУ ”Буа районы мәгариф идарәсе” җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы тәбрикләделәр. Пленар утырышта беренче чыгыш ясаган гимназия директоры Зиннәтуллин Линар Бәдретдин улымилли мәгариф үсеше концепциясен тормышка ашыру буенча МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия»нең юл картасы белән таныштырды. Директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Сафиуллина Эльвира Фәрит кызы укыту-тәрбия процессында милли-төбәк компонентын куллануда гимназиядә тупланган тәҗрибә турында сөйләде. Милли тәрбия өлкәсендәге гимназиядә алып бара торган эшчәнлек директорның тәрбия буенча урынбасары Корбанова Гөлфия Мәнсур кызы чыгышында чагылыш тапты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Рузинә Һади кызының чыгышы яңа дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятен өйрәнүдә дәрес һәм дәрестән тыш эчтәлекнең интеграцияләнүенә багышланды. Буа шәһәренең гомуми үстерү төренә караган мәктәпкәчә белем бирә торган “Әкият” балалар бакчасы” муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Камаретдинова Гөлнара Равил кызы “Мәктәптә фәннәрне татарча өйрәнүгә әзерлек” темасына чыгышы белән мәктәп белән мәктәпкәчә әзерлек ошмалары арасындагы дәвамчылыкны күрсәтте. Семинарның икенче өлеше гимназиянең методик берләшмә кысаларында дәрес һәм дәрестән тыш чара фрагментлары һәм мастер-класслар белән дәвам итте. Ул чараларда, гимназия укытучыларыннан тыш, районның татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган база оешмасы булган мәктәпкәчә белем бирә торган “Ак каен” балалар бакчасыннан, гимназия белән тыгыз элемтәдә булган сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йортыннан да вәкилләр катнашты. Төшке аштан соң семинарда катнашучылар «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары” темасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы җитәкчелегендә узган түгәрәк өстәлдә Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары тема буенча үзләренең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр. Семинарга йомгакны Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Бикчәнтәева Алия Рифкат кызы ясады.Ул семинарның тиешле дәрәҗәдә үтүенә басым ясап, туган телдә белем бирү эшендә барысына да уңышлар теләде. -
«Человек в экстремальных ситуациях»; 13.05.2017

В рамках Дня защиты детей для обучающихся гимназии проведена беседа на тему: "Человек в экстремальных ситуациях"
-
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы 12.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.
Гаилә көне уңаеннан гимназиянең 5-9 сыйныф укучылары өчен КЦСОН ”Гармония” психологлары белән бергәләп кызыклы яңгәмә оештырылды.







