Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Хезмәт һәм ял лагеренда 17.07.2017

Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар мәктәп алдындагы чәчәкләрнең, кечкенә чыршы үсентеләренең, роза чәчәкләренең төпләрен йомшарттылар. Июль аеның кызу кояшы, дымлы туфрагында алар рәхәтләнеп үсеп китәчәк!
-
Көннән-көн кызык!!! 14.07.2017

Бүген без эзләү-коткару хөзмәтенә экскурсияга бардык. Бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белдек
-
Без ипподромда!
13.07.2017
Монда без атларны һәм пониларны печән, кишер һәм шикәр белән сыйладык. Көнебез бик күңелле узды!
-
Хезмәт һәм ял лагере бүгенге көнен шәһәрнең үзәк паркында үткәрде. 13.07.2017
Гимназиягә бүлеп бирелгән мәйданнан чабылган үләнне тырмалап җыйды; ял беседкаларына илтүче сукмакларны себереп чистартты. Тырышып эшләгәч, юкә чәчәгенең хуш исе аңкып торган, аклы-кызыллы петуния чәчәкләре белән бизәлгән паркта рәхәтләнеп ял иттеләр! -
Укучылар эшләргә дә, ял итәргә дә өлгерделәр. 12.07.2017

Бүген хезмәт һәм ял лагереның 9 нчы көне тәмамланды. Укучылар эшләргә дә, ял итәргә дә өлгерделәр. Теплица янындагы кабакларның төпләрен йомшарттылар, кыярларга су сиптеләр. “Дельфин” йөзү бассейнында су коендылар, стадионда футбол уйнадылар; таганнарда атындылар. Шәһәребезнең үзәк паркындагы хуш исле юкә чәчәкләре астында рәхәтләнеп саф һава суладылар!
-
«Кояш» лагере көндәлеге... “Дустым китап” 12.07.2017
Кешенең күзен ачаБезнең яраткан китапКем күп белергә теләсә –Китап була кулында.Бүген балаларыбыз шәһәребезнең китапханәсендә булдылар. Китапханәче апалары балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштырды, татар язучыларын бергәләп искә төшерделәр, татар теленә тәрҗемә ителгән мулҗтфилҗм карадылар һәм инглиз телендә яңа сүзләр өйрәнделэр. Көнебез бик күңелле һәм кызыклы үтте! -
Без күңелле балалар 11.07.2017
Бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң без шәһәребезнең Туган як музеена бардык. Бик куп кызыклы яңалыклар белдек. Аннан соң паркта спорт уеннары уйнадык. Көнебез кызык һәм файдалы үтте!!! -
«Очкын» хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучыларны бүген көне буе кояш елмаеп эшләтте. 11.07.2017
Кызлар суган түтәлләрен чүп үләннәреннән арындырды. Малайлар, спорт мәйданчыгы яныннан уталган чүпләрне ташыганнан соң, кызларга ярдәмгә килде. Бердәмлек тау күчерә дип юкка әйтмиләр. Тиз арада яшелчә бакчасы чистарып калды. Укучылар суганның сәламәтлек өчен файдалы икәнлеген беләләр. Ул баш мие эшчәнлеген активлаштыра һәм картаюдан саклый; хәтерне яхшырта икән! -
Эшләмәсәң җәй көне, ни ашарсың кыш көне 10.07.2017

Эшләмәсәң җәй көне, ни ашарсың кыш көне, ди халык. Шуңа күрә хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләр вакытны әрәмгә үткәрмиләр. Июль аеның яхшы яуган яңгыры астында укроп та быел мул уңыш бирде. Кызлар аны җыеп юдылар һәм кыш өчен әзерләп куйдылар. Бу хуш исле тәмләткеч кыш буе кайнар ашка җәй тәме биреп торачак!
-
Җәй - тырыш хезмәт вакыты 10.07.2017

Һәркем елның иң ямьле вакытын – җәйне өзелеп көтә. Җәйге кояш астында рәхәтләнеп су керергә дә, кызынырга да, ял итәргә дә була. Ә хезмәт һәм ял лагере өчен җәй - тырыш хезмәт вакыты да. Хезмәт һәм ял лагеренда эш аралаштырып барыла. Бүген дә иртәнге болыт “Очкын”лыларны бераз куркытып торды да юкка чыкты. Укучылар мәктәп алдындагы чәчәк түтәлләрен чүптән арындырдылар; төпләрен йомшарттылар; үсентеләрне күчереп утырттылар. Атналап яуган яңгырда үсеп өлгергән чүп үләннәреннән арынгач, чәчәкләр “үсеп” киттеләр. Вакыт та файдалы үтте, балалар да шат!







